Бу хакта Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламаны игълан итү барышында белдерде
Рәис Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юлламасында 2025 нче елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.
«Ватаныбыз геройларын, шул исәптән СВО катнашучыларын һәм хезмәт батырлыгы геройларын мәңгеләштерү эшен дәвам итү мөһим. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең алда торган чакыруларның мөһимлеген исәпкә алып, 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәм», – диде ул.
Үткәннәргә хөрмәтсез киләчәк юк, дип ассызыклады рәис. «Безнең бурыч – буыннан-буынга халкыбызның батырларча үткәне турында истәлекләрне саклау һәм тапшыру, бу мисалларда үз иленең лаеклы гражданнарын тәрбияләү», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бу чара шушы минутларда С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда уза. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән иде.