Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2023, 14:37

Татарстанда 133 мең кеше шикәр авыруы белән интегә – ел саен аларның саны 7 меңгә арта

Авыру йогышлы булмаган эпидемия дип санала, ә аның белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы булып профилактика һәм вакытында тикшерү кала бирә

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь, Юлия Летникова). Татарстанда 133 мең кеше, шул исәптән 1 мең бала, шикәр авыруы белән интегә. Ел саен бу сан 7 меңгә арта. Шуңа да карамастан, республикада диабет таралу Идел буе федераль округының һәм Россиянең башка субъектлары күрсәткечләреннән артмый. Мондый мәгълүматларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эндокринологы Гөлнара Ваһапова җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, шикәр диабеты белән авыручылар саны кызу темплар белән арта. Авыруны йогышсыз эпидемия дип саныйлар. «Хәзер дөньяда 20-79 яшьлек кешеләр арасында диабет таралу барлык авыруларның 10% ын тәшкил итә, 2045 елда сан 12% тан артып китәчәк. Россиядә шикәр диабеты 6 млн кешедә теркәлгән. Бу җәмгыятькә һәм сәламәтлек саклауга зур йөкләнеш», - дип ассызыклады спикер.

Шулай ук диабет алды халәте дә бар, кешедә углевод алмашу бозылу, шикәр арту, әмма аның кандагы күрсәткечләре тулы авыруны диагностикалау өчен саннарга җитми. «Россиядә диабет алды халәтен 22 миллион кешедә теркәделәр – ел саен аларның 5-10% ына шикәр диабеты» диагнозы куела. Диабет алды халәтен мөмкин кадәр иртәрәк диагностикалау һәм кешеләрдә шикәр диабеты куркынычын һәм санын киметү өчен дәвалау мөһим. Татарстан кешеләренең бушлай диспансер күзәтүен узу мөмкинлеге бар – ел саен тикшеренүләргә кандагы глюкоза дәрәҗәсен билгеләү кертелгән», - дип игътибар итте Гөлнара Ваһапова.

Диабет өзлегүләренең берсе – йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү. Мондый авырулардан Россиядә көн саен 300 диабетик үлә. Шуңа күрә шикәр авыруының үсеш куркынычын, аның белән көрәшүгә караганда, булдырмау яхшырак.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар арасында 25% ы шикәр чире белән интегә. «Әгәр сез яки танышларыгыз шикәр диабеты белән авырыйсыз икән, һәм сез физик күнегүләр фонында күкрәк астында дискомфорт, йөрәк эшчәнлегендә үзгәрешләр, сулыш алганда авырлык сизә башласагыз, йөрәк ишемиясе авыруының беренче билгеләрен игътибарсыз калдырмас өчен, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте эксперт.

Шикәр диабетының тагын бер куркыныч нәтиҗәсе – диабетик стопа синдромы барлыкка килү. Бу хакта КФУның хирургия авырулары кафедрасы профессоры Александр Максимов сөйләде. Диагнозның төп сәбәпләре арасында нервларның яки тамырларның зарарлануы, кан әйләнеше бозылу, яраның инфекцияләргә каршы тотрыклылыгы кимү бар. «Пациентның йөреше бозыла, ул аягын сизми, аяк буыннары үзгәрә башлый, сөялләр барлыкка килә, алар алга таба ярага әверелә. Нәтиҗәсе очлыклар ампутациясе булачак», - ди профессор. Авырудан саклану өчен аяк гигиенасын үтәргә, җәрәхәтләнүдән сакланырга, тирене тикшереп торырга һәм аяк-кулларның ультратавыш тикшерүен үтәргә, ә бозылуның беренче билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Әгәр бәла килеп чыкса, нишләргә? Кан әйләнешенең кискен бозылуы халыкның якынча 10% ында бар. Хәзерге заман хирургиясенең мөмкинлекләре, әгәр авыру тирәнгә китмәгән булса, күпчелек очракта ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Татарстанда ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да бар – пациентларның 70% ына зур хирургия операцияләреннән башка ярдәм итәләр. Республика клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә без ел саен мондый патология белән 400-500 авыруны кабул итәбез», - дип йомгаклады Александр Максимов.

Шикәр диабеты кешенең күрүенә дә йогынты ясый. Киң таралган офтальмологик авырулар арасында диабетик ретинопатия бар, ул күз алмасының эчке яктылык сизү тышчасын зарарлауны күздә тота. Бу диагноз күрү сәләтен югалтуның бишенче мөһим сәбәбе булып тора, әмма табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә 98% очракта күрү сәләтен югалтуны булдырмый калырга мөмкин.

Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Ринат Закиров Россиядә 700 мең диабетик ретинопатия белән интегә, дип билгеләде. Шул ук вакытта авыруга I типтагы шикәр диабеты, 10-15 еллык «стажлы» диабетиклар, шулай ук югары дәрәҗәдәге гликированный гемоглобин белән авыручылар күбрәк дучар була. «Ретинопатия симптомнары үзенчәлекле һәм төрлечә булырга мөмкин, аларга күрүне акрынлап яки кискен югалту, томанлану, караңгы таплар керә. Күпчелек пациентларның ретинопатиянең соңгы стадиясенә кадәр зарланмыйлар», - дип сөйләде офтальмолог.

Аның сүзләренчә, авыруны профилактикалау өчен скринингка басым ясарга кирәк – күрү сәләтен квартал саен тикшерү яхшырак, ә ретинопатия барлыкка килгән очракта – хәлне тотрыклыландырырга һәм яхшыртырга мөмкин.

Йомгаклап, Гөлнара Ваһапова дөрес тукланырга, физик активлык белән шөгыльләнергә, шулай ук шикәр диабетын профилактикалау өчен даими рәвештә диспансер тикшерүе узарга киңәш итте.

Барлык яңалыклар