26 июльдә 15.09 сәгатьтә "Мәскәү" Мәдәният үзәгендә Волгоград өлкәсе ветераннарының иҗат, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивале лауреатлары һәм "Балкыш" ("Сияние") Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзэшчән башкаручылар республика фестивале лауреатларының уртак концерты узачак. Очрашу барышында кунакларга "Жизнелюб" проекты турында сөйләргә планлаштырыла.
Концертта шулай ук "Балкыш" ("Сияние") Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзэшчән башкаручылар республика фестивале лауреатлары, Казанның иҗат коллективлары һ.б. катнашачак.
Татарстанга Волгоград өлкәсеннән ветераннар киләчәк
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 25 июльдә Татарстанга Волгоград өлкәсеннән 57 кешедән торган ветераннар делегациясе киләчәк. Кунаклар Казанда, Чистай һәм Болгарда булачаклар. Ветераннар Татарстанда 31 июльгә кадәр торалар, бу көннәрдә алар белән иҗади очрашулар, концертлар һәм мастер-класслар узачак, аларга шулай ук "Жизнелюб" проектын тәкъдим итәргә планлаштырыла.

26 июльдә 15.09 сәгатьтә "Мәскәү" Мәдәният үзәгендә Волгоград өлкәсе ветераннарының иҗат, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивале лауреатлары һәм "Балкыш" ("Сияние") Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзэшчән башкаручылар республика фестивале лауреатларының уртак концерты узачак. Очрашу барышында кунакларга "Жизнелюб" проекты турында сөйләргә планлаштырыла.

Концертта шулай ук "Балкыш" ("Сияние") Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзэшчән башкаручылар республика фестивале лауреатлары, Казанның иҗат коллективлары һ.б. катнашачак.

Концертны барлык теләүчеләр дә карый ала, дип хәбәр итә мәдәният идарәсе.

Билгеләп үтәргә кирәк, Волгоград делегециясенең килүе җавап сәфәре булып тора - 2016 елда Волгоградта Татарстан Республикасы делегациясе булды, аның составына Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре кергән иде.

2018-07-23T11:57:02+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.