В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцина төп риск төркемнәре вәкилләре арасында прививка кампаниясен башларга мөмкинлек бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Ксения Швецова). Татарстанга грипптан вакцинаның беренче партиясе кайтты – бу агымдагы прививка кампаниясе өчен кирәкле санның якынча 15%-ы. Халыкны вакцинацияләү эше дүшәмбе 24-нче августта башланачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.
Вакцинаның беренче партиясе төп куркыныч төркемнәре вәкилләре арасында прививка кампаниясен башларга мөмкинлек бирәчәк. Республикада халыкның массакүләм вакцинациясе республикага ким дигәндә 500 мең берәмлек вакцина килгәннән соң башланачак, дип билгеләп үтте А.Абашев. Вакцинаның күпчелек өлеше 1-нче сентябрьгә Татарстанга кайтыр дип көтелә. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, бу күп очракта җитештерүче белән тәэмин итүгә бәйле.
Вакцинациягә хәзердән үк язылырга мөмкин. «Без 10-нан артык хезмәткәр эшли торган предприятие җитәкчеләрен якындагы медицина оешмасы белән актив диалогка керергә чакырабыз. Хезмәт коллективына табибларның мобиль бригадасын чакырырга кирәк. Даталар турында хәзер үк сөйләшергә кирәк, – диде ул. – Территорияләр буенча вакцинация планы расланды, якын арада без аның буенча эш башлаячакбыз».
Исегезгә төшерәбез, быел республикада риск төркеменә керүчеләрнең барысын да грипптан вакциналау планлаштырыла – бу 2 миллионнан артык кеше яки халыкның 60%-ы, шул исәптән 607 мең 95 бала.
«Грипптан вакцинация бушлай уздырыла, – дип искә төшерде А.Абашев. – Без якындагы айларда кирәкле эшләрне башкарырга һәм вакцинацияне эпидемиологик сезон башланганчы төгәлләргә тырышачакбыз».