В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген шәһәр урамнарыннан кар һәм боз катламын 260 берәмлек махсус техника һәм 400 эшче чистартачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Бүген шәһәр юлларыннан һәм тротуарлардан кар һәм боз катлавын чистарту өчен 260 берәмлек махсуслаштырылган техника һәм 400 юл эшчесе чыкты. Начар һава шартларына бәйле рәвештә чистарту техникасының эше озайтылган алмаш белән башкарыла.
06.00 сәгатьтә юл хезмәтләре урамнарны бозлавыкка каршы материал белән алдан эшкәртү буенча превентив чаралар күрделәр. 9.00 сәгатьтә юллар кабат эшкәртелде, кирәк булса, аны яңадан эшкәртәчәкләр.
Кар туктагач, аны, беренче чиратта, автобус маршрутлары, тукталыш мәйданчыклары, җәяүлеләр юллары һәм кичүләре булган төп магистральләрдән чыгарачаклар, алга таба әһәмиятлелек буенча башка участоклардан.
Алдагы төнне юлларны җыештыруда 380 берәмлектән артык техника куллану планлаштырыла, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, һава шартлары начарлану сәбәпле – көчле җил, буран, кар яву – машина йөртүчеләрне юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакыралар. Татарстан башкаласында 27-нче декабрьдә шулай ук начар һава шартлары булыр дип көтелә – юлларда кар көртләре, бозлавык.