В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына игътибарлы булырга, телефоннан шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм акчаларны билгесез счетларга күчермәскә кирәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 175-нче номерлы гимназиядәге фаҗига белән бәйле рәвештә, Казанда дистанцион караклык очраклары ешайган. Шәһәр халкына игътибарлы булырга, телефоннан шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм акчаларны билгесез счетларга күчермәскә кирәк.
Мошенниклар рәсми ведомство хезмәткәрләре буларак шәһәр халкына, шул исәптән Казан гимназиясендә атканда зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм укытучыларына шалтырата башлаган. Исегезгә төшерәбез, алдакчылар корбаны булмас өчен, мәгълүматларны телефон аша хәбәр итмәскә кирәк.
Моннан тыш, интернетта 175-нче номерлы гимназиядә атуда зыян күрүчеләргә акча җыю турында хәбәрләр барлыкка килә. Акчаны шикле счетларга күчерү кирәкми, рәсми, тикшерелгән фондларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез, акча җыю Россия Кызыл Хачы тарафыннан Саклык банкы белән берлектә оештырылган. Элек оешмага иганәләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды, шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин ясаган иде.