В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый карарны дәүләт башлыгы бүген РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә яңгыратты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәрге чорны, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклап калу белән, эшләми торган дип игълан итте. Мондый карарны дәүләт башлыгы бүген РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә яңгыратты.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, коронавирус белән көрәш буенча федераль оператив штаб җитәкчесе Татьяна Голикова В.Путинга хәбәр иткәнчә, илдә эпидемиологик хәл киеренке булып кала бирә – авырулар санының тәүлеклек үсеше фонында акрын темплар белән халыкны вакцинацияләү бара. «Узган атна йомгаклары буенча авырулар саны 100 мең кешегә 151,4--не тәшкил итә, бу узган атнага караганда 15,5%-ка артыграк. Уртача Россия күрсәткечләреннән артып китү 35 төбәктә теркәлгән. Барлык яшь категорияләрендә дә үсеш күзәтелә, әмма 60 яшьтән өлкәнрәк булганнар аеруча борчу уята. Барлыгы 276 мең 500 ятак әзерләп куелган, шуларның 66,1%-ы кислород бирү системасы белән җиһазланган», – дип хәбәр итте Татьяна Голикова.
Шуңа бәйле рәвештә, тулаем алганда, ил буенча эшләми торган чор игълан ителә – бу 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр, әмма кайбер төбәкләр, үз эпидемиологик вәзгыятенә таянып, ялларны 23-нче октябрьдән башлый яисә 7-нче ноябрьдән соң озайта ала. Моннан тыш, эш бирүчеләрне вакцинация узучы хезмәткәрләргә өстәмә 2 ял көне тәкъдим итәргә чакырдылар. Шуның белән бергә Владимир Путин коронавируска тестларны киңәйтергә һәм камилләштерергә, вакцинация темпларын арттырырга кушты.
Өстәмә ярдәм чаралары эшмәкәрлек өчен дә кертелә. РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов сүзләренә караганда, коронавирус таралу һәм кайбер төбәкләрдә гамәлдәге чикләүләр белән бәйле рәвештә, ил буенча касса табышының 25-35%-ка кимүе күзәтелә, бу азык-төлек булмаган сәүдәне исәпкә алмыйча, тәүлегенә 4 млрд. сум чамасы тәшкил итә. Зыян күргән тармак предприятиеләренә ярдәм итү йөзеннән бер кешегә бер МРОТ күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертеләчәк, бу чара 2 млн кешене колачларга тиеш. Бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәмне алу өчен гаризалар 1-нче ноябрьдән 15-нче декабрьгә кадәр, ә түләүләр 15-нче ноябрьдән 31-нче декабрьгә кадәр кабул ителер дип көтелә. Әлеге ярдәм чаралары җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, мәдәният, спорт, туризм һәм күңел ачу өлкәләрендәге оешмаларга кагылачак.
Шулай ук, эшмәкәрләр аренда, коммуналь хезмәтләрне түләү максатында «арзанлы кредитлардан» файдалана алсын өчен, кредит ярдәме программасы да яңартыла. Программа шартлары буенча, бер кешегә 1 МРТ исәбеннән 12 айга тапкырланган кредит биреләчәк. Әйтик, 250 кеше эшли торган кече предприятиеләр 40 млн. сумга кадәр акча ала алачак. Беренче 6 айда бернинди түләүләр дә кертергә кирәкми, әлеге вакыт узганнан соң тагын 12 ай дәвамында кредит буенча түләүләр еллык 3% ставкасы буенча тигез өлешләр белән башкарыла. Программада катнашу өчен хезмәткәрләр санын 90%-ка саклап калу мәҗбүри шарт булып тора. Субсидияләү белән якынча 1,2 млн кешене колачлау планлаштырыла.