В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 19-нчы июньдә 6:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кертелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 19-нчы июньдә Казанда кайбер урамнарда автомобильләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр башкарма комитетында имзаланды. Бу триатлон буенча Ironstar Kazan 2021 халыкара ярышларын уздыру белән бәйле.
– Кремль дамбасы буенча (Мәскәү районы юнәлешендә Декабристлар урамына кадәр – 1,5 уң полоса);
– Декабристлар урамы буенча (Мәскәү районы юнәлешендә Ибраһимов проспектына кадәр – 3 уң полоса);
– Вахитов урамы буенча (Яруллин урамыннан Декабристлар урамына кадәр – тулысынча чикләү);
– Чистай урамында (Бондаренко урамыннан Декабристлар урамына кадәр – тулысынча чикләү);
– Ибраһимов проспекты буенча (Чистай урамыннан Восстание урамы белән кисешкәнгә кадәр – Восстание урамы юнәлешендә тулысынча чикләү);
– Ямашев проспекты буенча җирле юл буйлап (32-нче номерлы йорттан алып Ибраһимов проспектына кадәр – тулысынча чикләү);
– Волгоград урамы буенча (Короленко урамыннан алып Ибраһимов проспектына кадәр – Ибраһимов проспектына таба тулысынча чикләү);
– Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр – Козин урамы ягыннан үтәли чыгу мөмкинлеге булган хәрәкәтне тулысынча чикләү);
– Әмирхан урамындагы җирле юл буйлап (3-нче номперлы йорттан Хәким урамына кадәр – тулысынча чикләү);
– Чистай урамы буенча (С.Хәким урамындагы боҗралы хәрәкәттән – Чистай урамындагы «Ак Барс Арена» стадионына кадәр – 2 уң полосаларда хәрәкәтне туктатып тору);
– «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә эчке юл буйлап (хәрәкәтнең 2 юнәлешен туктатып тору), «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
– Әмирхан урамында (Әмирхан урамыннан, Козин урамыннан Хәким урамына кадәр);
– Әмирхан урамындагы җирле юл буйлап (3-нче номерлы йорттан Хәким урамына кадәр – тулысынча чикләү);
– «Миллениум» күпере буенча, Вишневский урамында (Хәким урамыннан Ершов урамындагы съездга кадәр – үзәккә таба 1,5 уң полоса);
– Ершов урамында, Маркс урамында (Вишневский урамыннан Толстой урамына кадәр Ирек мәйданына таба – 1,5 уң полоса);
– Толстой урамында (Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр – тулысынча чикләү);
– Толстой урамында (Подлужная урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр – тулысынча чикләү);
– Большая Красная урамы буенча, Толстой урамыннан алып Батурин урамына кадәр (Жуковский, Гоголь, Япеев, Театр, Пушкин урамнарыннан үтәли чыгуны тулысынча чикләп);
– Малая Красная урамы буенча (Бассейн урамыннан Большая Красная урамына кадәр);
– Лобачевский урамы буенча (Большая Красная урамыннан алып Маркс урамына кадәр – тулысынча чикләү);
– Нагорная урамында (Казан Богородицкий монастыре манарасыннан алып Большая Красная урамына кадәр – тулысынча чикләү);
Батурин урамы буенча (Большая Красная урамыннан Кремль дамбасына кадәр – хәрәкәтне тулысынча чикләү).
6:30 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр шулай ук Кремль ярыннан Миллениум күперенә кадәр ярышларда катнашучыларның йөзү районында кечкенә суднолар хәрәкәте чикләнәчәк, дип кисәтә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Моннан тыш, 19-нчы июньдә өч троллейбус маршруты гамәлдән чыгарылачак һәм берничә автобусның хәрәкәт схемасы үзгәртеләчәк.