Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2021, 12:04

Республика чыршы бәйрәмен үткәрү белән бәйле рәвештә, Казан үзәгендәге кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Юлларның башка участоклары да ябылырга мөмкин – карар юл вәзгыятеннән чыгып ЮХИДИ тарафыннан кабул ителәчәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Камилә Гобәйдуллина). 25-нче декабрьдә республика чыршысын уздыру сәбәпле транспорт хәрәкәте һәм Казан үзәгендәге өч урамда парковкалар эше чикләнәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы республика чыршысы 25-нче декабрь көнне «Баскет-холл»да узачак. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге сәләтле балалар, уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр чакырылган.

Хәрәкәт һәм парковкаларны чикләү түбәндәге участокларда 00:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак:

• А.Айдинов урамы, М.Сәлимҗанов урамыннан Островский урамына кадәр (ике якка да);
• Спартак урамы, А.Айдинов урамыннан Т. Миңнуллин урамына кадәр (ике яктан да);
• Һ.Такташ урамы, Островский урамыннан М.Сәлимҗанов урамына кадәр (ике якка да).

Гомумән алганда, Казанда Яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру көннәрендә, 14-нче гыйнварга кадәр, кайбер урамнарда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды. «Теге яки бу участокларны ябу турындагы карар, бәйрәм итү урыннары янындагы юл хәленнән һәм куркынычсызлык таләпләреннән чыгып, ягъни яңа ел мәйданчыклары халык белән тулыланган очракта, Казан ЮХИДИ тарафыннан кабул ителәчәк», – диде Азат Абзалов.

Аның сүзләренә караганда, шәһәрлеләрнең бәйрәм мәйданнарына иң күп килүе 24-нче декабрь, «Казан» гаилә үзәге янында төп чыршы ачылган көнне, 31-нче декабрь, Яңа елны бәйрәм иткән көнне һәм яңа ел каникуллары көннәрендә, 1-нче гыйнвардан 6-нчы гыйнварга кадәр көтелә.

«Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү барышында санитар иминлекне тәэмин итү, шәһәр территорияләрен чистарту, җәмәгать тәртибен, янгын куркынычсызлыгы һәм юлларда куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк», – диде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.12.2021
Видеорепортаж
20.12.2021 13:59
Казанның мәгариф учреждениеләрендә 155 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
Барлык яңалыклар

Республика чыршы бәйрәмен үткәрү белән бәйле рәвештә, Казан үзәгендәге кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Камилә Гобәйдуллина). 25-нче декабрьдә республика чыршысын уздыру сәбәпле транспорт хәрәкәте һәм Казан үзәгендәге өч урамда парковкалар эше чикләнәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы республика чыршысы 25-нче декабрь көнне «Баскет-холл»да узачак. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге сәләтле балалар, уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр чакырылган.

Хәрәкәт һәм парковкаларны чикләү түбәндәге участокларда 00:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак:

А.Айдинов урамы, М.Сәлимҗанов урамыннан Островский урамына кадәр (ике якка да);

Спартак урамы, А.Айдинов урамыннан Т. Миңнуллин урамына кадәр (ике яктан да);

Һ.Такташ урамы, Островский урамыннан М.Сәлимҗанов урамына кадәр (ике якка да).