Ярышлар 11-12 нче майда узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
12 нче майның 22:00 сәгатенә кадәр Ташаяк урамы һәм Кремль яр буе ягыннан Үзәк стадион парковкасы, шулай ук Сул як Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр Ташаяк урамы (ике юнәлештә) ябыла.
10 нчы майның 23:30 сәгатеннән 12 майның 15:00 сәгатенә кадәр Мәскәү урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр Ташаяк урамы буенча һәм Мәскәү урамындагы 2 нче йорттан Ташаяк урамына кадәр (ике юнәлештә) хәрәкәт чикләнә.
11 нче майның 6:00 сәгатеннән 9:50 сәгатенә кадәр Уң як Болак (Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Сул як Болак (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр) урамнары һәм Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлештә) ябыла.
11 нче майның 6:00 сәгатеннән 12:45 сәгатенә кадәр Профсоюз (Чернышевский урамыннан Уң як Болак урамына кадәр, бер юнәлештә), Батурин (Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр, ике юнәлештә) урамнарында, Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлештә) хәрәкәт чикләнә.
11 нче майның 6:00 сәгатеннән 9:50 сәгатенә кадәр транспорт хәрәкәте өчен Кремль дамбасы (С.Хәким урамыннан Ташаяк урамына кадәр) һәм Декабристлар (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр), Пушкин (Островский урамыннан Сул як Болак урамына кадәр), Татарстан (Сул як Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр), М.Сәлимҗанов (Пушкин урамыннан Т.Миңнуллин урамы белән кисешкән урынга кадәр) урамнары ике юнәлештә ябыла.
11 нче майның 9:50 сәгатеннән 12:45 сәгатенә кадәр Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, бер юнәлештә), Сул як Болак (Ташаяк урамыннан Таҗи Гыйззәт урамына кадәр), Уң як Болак (Муса Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр) урамнары ябыла.
11 нче майның 18:00 сәгатеннән 23:00 сәгатенә кадәр Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлештә), Сул як Болак (Ташаяк урамыннан Таҗи Гыйззәт урамына кадәр), Уң як Болак (Муса Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Профсоюз (Чернышевский урамыннан Уң як Болак урамына кадәр, бер юнәлештә) урамнары буенча, Кремль яр буенда (Кремль яр буеннан Меңьеллык мәйданына таба юнәлештә) хәрәкәт чикләнә.
12 нче майның 5:00 сәгатеннән 14:15 сәгатенә кадәр хәрәкәт Кремль яр буенда (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлештә), Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлештә), Батурин (Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр, ике юнәлештә), Уң як Болак (Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Сул як Болак (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр) урамнарында, Кремль дамбасында (С.Хәким урамыннан Ташаяк урамына кадәр, ике юнәлештә), Профсоюз урамында (Чернышевский урамыннан Уң як Болак урамына кадәр, бер юнәлештә) хәрәкәт ябыла.
12 нче майның 5:00 сәгатеннән 13:00 сәгатенә кадәр хәрәкәт Декабристлар (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр) һәм С.Хәким (Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр) урамнары буенча ике юнәлештә чикләнә.
12 нче майның 5:45 сәгатеннән 11:15 сәгатенә кадәр Миллениум күпере астында (Ф.Әмирхан урамыннан С.Хәким урамына кадәр, «Современник» торак комплексыннан чыгу мөмкинлеге булачак) һәм С.Хәким урамында (Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамы белән кисешкән урынга кадәр (А.Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан туры юл ачылачак) ике юнәлештә юл ябыла.
12 нче майның 5:45 сәгатеннән 10:30 сәгатенә кадәр Чистай боҗрасында (тулысынча), Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә боҗралы хәрәкәткә кадәр (бер юнәлештә), «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә эчке юл буенча (ике юнәлештә) хәрәкәт туктатыла.
12 нче майның 6:15 сәгатеннән 11:00 сәгатенә кадәр Ф.Әмирхан урамы (С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр) һәм Миллениум күпере (С.Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр) ябыла.
12 нче майның 6:15 сәгатеннән 12:00 сәгатенә кадәр Миллениум күпереннән Подлужная урамындагы 17 нче йортка кадәр хәрәкәт ябыла (ике юнәлештә), торак сектордан Толстой урамы ягына чыгу юлы ачык булачак.
12 нче майның 6:15 сәгатеннән 14:15 сәгатенә кадәр Пушкин (Островский урамыннан Сул як Болак урамына кадәр, ике юнәлештә), Татарстан (Сул як Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр, ике юнәлештә, Тукай урамыннан Мәскәү урамына кадәр, бер юнәлештә), М.Сәлимҗанов (Пушкин урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, ике юнәлештә), А.Айдинов (М.Сәлимҗанов урамыннан Щербаковский тыкрыгына кадәр, ике юнәлештә), Петербург (А.Айдинов урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, ике юнәлештә), Ш.Мәрҗани (Татарстан урамыннан Әхтәмов урамына кадәр, ике юнәлештә), Сафьян (Ш.Мәрҗани урамыннан К.Насыйри урамына кадәр, ике юнәлештә), К.Насыйри (Сафьян урамыннан Татарстан урамына кадәр) урамнарында хәрәкәт чикләнә.
Исегезгә төшерәбез, X Казан марафонында катнашу өчен Россиядән һәм башка илләрдән 28 меңгә якын кеше теркәлгән. 11 нче майда спортчылар 3 һәм 10 километрга йөгерәчәк, ә 12 нче майда атлетлар ярыммарафон һәм марафон дистанцияләренә (21 км һәм 42 км) чыгачак. Спорт бәйрәменең хедлайнеры – «Отпетые мошенники» төркеме.