Үзгәрешләр Ташаяк урамы, Кремль дамбасы һәм Миллениум күпере буенча хәрәкәт иткән җәмәгать транспортына кагылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Татарстан башкаласында Казан марафонын әзерләү һәм уздыру сәбәпле, вакытлыча 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 43, 54, 74, 89 номерлы автобус маршрутларының, шулай ук 2-нче һәм 7-нче троллейбус маршрутларының йөрү схемалары үзгәрәчәк.
10-нчы октябрь 6.00 сәгатьтән 12-нче октябрь 6.00 сәгатькә кадәр Ташаяк урамы ябылу сәбәпле ике юнәлештә дә турыга 6, 35, 37, 74 номерлы автобуслар Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Сәетгалиев урамы - Киров дамбасы - Несмелов урамы - Краснококшайск урамы - Зур Крыловка урамы - Ленин урамы буйлап, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр.
35а һәм 47-нче номерлы автобуслар Декабристлар урамы - М.Вахитов урамы - Зур Крыловка урамы - Краснокошайск урамы - Несмелов урамы - Киров дамбасы - Сәетгалиев урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча.
Кире юнәлештә 6, 37 һәм 74-нче номерлы автобуслар Декабристлар урамы - М.Вахитов урамы - Зур Крыловка урамы - Несмелов урамы - Киров дамбасы - Сәетгалиев урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак;
47-нче номерлы автобус Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Сәетгалиев урамы - Киров дамбасы - Несмелов урамы - Краснококшайск урамы - Зур Крыловка урамы - Лена урамы - Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак.
Моннан тыш, 7-нче номерлы троллейбус маршруты (Халитов урамы – Тимер юл вокзалы) К.Маркс урамындагы «Ирек мәйданы» тукталышына кадәр генә хәрәкәт итәчәк.
11-нче октябрь көнне 6.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр Кремль дамбасын ике юнәлештә һәм Миллениум күперен Н.Ершов урамы юнәлешендә ябу сәбәпле, 15-нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Сәетгалиев урамы - Киров дамбасы - Несмелов урамы - Краснококшайск урамы - Зур Крыловка урамы - Лена урамы - Декабристлар урамы буйлап туры юнәлештә барачак;
29-нчы автобус - Татарстан урамы - Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Сәетгалиев урамы - Киров дамбасы - Несмелов урамы - Краснококшайск урамы - Зур Крыловка урамы - Лена урамы - Декабристлар урамы буйлап;
22-нче һәм 28а номерлы автобуслар - Декабристлар урамы - М.Вахитов урамы - Зур Крыловка урамы - Краснокошайск урамы - Несмелов урамы - Киров дамбасы - Сәетгалиев урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы - Мәскәү урамы - Пушкин урамы - М.Горький урамы - К.Маркс урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;
28-нче номерлы автобуслар - Х.Ямашев проспекты - Себер тракты - Н.Ершов урамы - К.Маркс урамы - Пушкин урамы - Татарстан урамы - Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Сәетгалиев урамы - Киров дамбасы - Несмелов урамы - Зур Крыловка урамы - Лена урамы - Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;
43-нче номерлы автобуслар - Ф.Әмирхан проспекты - Чистай урамы - М.Вахитов урамы - Зур Крыловка урамы - Краснокошайск урамы - Несмелов урамы - Киров дамбасы - Сәетгалиев урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы - Г.Тукай урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;
89-нчы автобус - К.Маркс урамы - Пушкин урамы - Татарстан урамы - Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Сәетгалиев урамы - Киров дамбасы - Несмелов урамы - Краснококшайск урамы - Зур Крыловка урамы - Лена урамы - Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча.
22-нче номерлы автобуслар кире юнәлештә К.Маркс урамы - Пушкин урамы - Татарстан урамы - Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Сәетгалиев урамы - Киров дамбасы - Несмелов урамы - Краснококшайск урамы - Зур Крыловка урамы - Декабристлар урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк;
54-нче автобус - Ф.Әмирхан проспекты - Чистай урамы - М.Вахитов урамы - Зур Крыловка урамы - Краснокошайск урамы - Несмелов урамы - Киров дамбасы - Сәетгалиев урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы - Мәскәү урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча;
89-нчы номерлы автобуслар Декабристлар урамы - М.Вахитов урамы - Зур Крыловка урамы - Краснокошайск урамы - Несмелов урамы - Киров дамбасы - Сәетгалиев урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы - Татарстан урамы - Пушкин урамы - М.Горький урамы - К.Маркс урамы буйлап һәм алга таба маршрут буенча.
«Габдулла Тукай мәйданы» метро станциясе – Академик Арбузов урамы» буйлап хәрәкәт итүче 2-нче номерлы троллейбус маршруты ябылачак, дип хәбәр итте Казан транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында йөгерү сезоны 11-нче октябрьдә Казан марафоны белән тәмамланачак. Катнашучылар, үзләре сайлап, 3 чакрымга, 10 чакрымга, ярыммарафон һәм марафон дистанциясен йөгереп уза алачак. Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр маршрут буенча шәһәрнең төп истәлекле урыннары – Кабан күле, Меңьеллык паркы һәм Казан Кремле – буйлап йөгерәчәк. Ярышлар Үзәк стадионда 7.00 сәгатьтә башлана. Казан марафонын үткәрү вакытында Татарстан башкаласында кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк.