Шәһәрдә Меңьеллык мәйданы, Ташаяк урамы, Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнары буенча Чернышевский урамына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казанда берничә урам буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек белән бәйле.
3 нче майда 18:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр, 7 нче майда 16:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр һәм 8 нче майның 18:00 сәгатеннән 9 нчы майның 00:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы, Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Сул як Болак урамы һәм Уң як Болак урамы Чернышевский урамына кадәр ябылачак.
Шуңа бәйле рәвештә җәмәгать транспорты маршрутларына вакытлыча үзгәрешләр кертеләчәк. Мәсәлән, 6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар шәһәр үзәге ягына барганда Кремль дамбасыннан Кремль яр буена чыгачак һәм Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү, Чернышевский, Сул як Болак урамнары буенча һәм аннан соң маршрут буенча барачак. «Үзәк стадион» тукталышы төшеп калачак.
Кремль дамбасы юнәлешендә 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Уң як Болак, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары буенча һәм аннан соң маршрут буенча барачак. «Педагогия институты», «Чернышевский урамы» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары төшеп калачак.
Шәһәр үзәге юнәлешендә 35а, 37, 47 нче номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан Кремль яр буена чыгачак, Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү урамнары буенча барачак һәм аннан соң маршрут буенча китәчәк. «Үзәк стадион» тукталышы төшереп калдырыла.
Кремль дамбасы юнәлешендә 6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү, Камал, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары аша барачак һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ», «Спорт сарае» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары гамәлдән чыгарыла.
Үзәккә таба юнәлештә 74 нче автобус Кремль дамбасыннан Кремль яр буена төшәчәк, Сәетгалиев урамы буенча барачак һәм аннан соң маршрут буенча «Үзәк стадион»да тукталыш ясамыйча хәрәкәт итәчәк. Су спорт төрләре сарае ягына ул тимер юл вокзалы аша Киров дамбасы буенча Олы Крыловка, Вахитов, Чистай урамнары аша һәм алга таба маршрут буенча барачак. «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышлары төшереп калдырыла.
3 нче майның 18:00 сәгатеннән һәм 7 нче майның 16:30 сәгатенә кадәр 2 нче троллейбус йөрмәячәк. 8 нче майда 18:00 сәгатьтән соң маршрут вакытлыча ябылачак.