Һава торышы начар булу сәбәпле, шәһәрнең юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшлиләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Ксения Швецова). Синоптиклар фаразлавынча, Казанда кискен начарайган һава шартлары көн дәвамында сакланачак. Шулай итеп, шәһәрдә буран, кар һәм көчле җил көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, узган төндә ТР башкаласында 1 мм явым-төшем (6.00 сәгатькә күрсәткеч) яуган, ә көндез тагын якынча 5-6 мм явым-төшем көтелә. Шулай итеп, Казанда бер тәүлек эчендә 7 мм явым-төшем булачак, бу айлык норманың 25% тәшкил итә. "Һава торышы фаразларына килгәндә, бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышанырга кирәк. Безнең мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә шәһәрдә явым-төшем айлык норманың дүрттән бер өлеше явачак", - дип билгеләп үтте ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
Җил һәм юлларда буран аркасында кар көртләре барлыкка килә, шуңа күрә Татарстан башкаласының юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләргә әзер. Мәсәлән, техниканың тәүлеклек чыгышы уртача 615 берәмлек булса, узган төндә шәһәрне 657 махсус техника һәм 486 юл эшчесе җыештырган.
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан барлыгы 8550 тонна кар чыгарылган. Җыештыру эшенә 167 катнаш юл машинасы, 14 кар төягеч, 125 трактор щеткасы, 24 грейдер, 84 фронталь төягеч, 48 "Барсик" мини-төягече, 181 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителде. Казан юлларында тәүлегенә 1039 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 287 тонна реагент һәм 752 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 448 юл эшчесе һәм 347 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндге урамнардан чыгарачаклар: Адоратский, Актай, Бауман, Батурин, Беломорск, Богатырь, Вересаев, Восстание, Гагарин, Мәҗит Гафури, Даурия, Декабристлар, Николай Ершов, Завойский, Ипподром, Кирпичников, Королев, Короленко, Кремль, Лена, Литвинов, Максимов, Мариуполь, Меридиан, Модельная, Павлов, Павлюхин, Песочная, Петербург, Пионер, Сара Садыйкова, Совет, Театр, Ударная, Җәүдәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Чапаев, Чистай, Чуйков, шулай ук Горький шоссесыннан, Әмирхан, Ибраһимов, Камалеев, Ямашев проспектларыннан, Мамадыш трактыннан, Ирек мәйданы һәм башка участоклардан.
Исегезгә төшерәбез, Казандагы техниканың тәүлеклек чыгышы 615 берәмлек тәшкил итә, юл-төзелеш оешмаларының өстәмә җәлеп ителә торган йөк төяү техникасын исәпкә алып, бу күрсәткеч тәүлегенә 750 берәмлеккә кадәр артырга мөмкин.