Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2018, 10:35

“Милләтләр кроссы-2018” үткән көнне 22, 28а, 89 номерлы автобуслар яңа схема буенча хәрәкәт итәчәк

Вакытлыча үзгәрешләр 15 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кертелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). 15 сентябрьдә, Казанда “Милләтләр кроссы-2018” узган көнне, 22, 28а, 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрә. Үзгәрешләр 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кертелә һәм Ирек мәйданы юнәлешендә, юлның Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамы өлешендә гамәләдә булачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Йөгерү быел Кремль яр буе урамында узачак. Шул уңайдан, Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр иткәнчә, 15 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамында (Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр, Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) һәм Сәет-Галиев урамында (Кремль яр буе урамы белән киселешендә Киров дамбасы юнәлешендә) транспорт хәрәкәте чикләнә.

“Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне ел саен үткәрелә. Бу юлы спорт акциясенә 85 шәһәр кушылды. Казанда массалы йөгерү дистанциясе 1 км тәшкил итә, профессиональ спортчылар өчен – 1, 2, 4 яисә 6 км. “Милләтләр кроссы-2018” программасына шулай ук 2 км арага хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) махсус йөгереше дә керде. Гаризалар Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2а) мандатлы комиссиядә 10.00-16.00 сәгатьтә кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән (843) 292-07-87 телефоны аша танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар

“Милләтләр кроссы-2018” үткән көнне 22, 28а, 89 номерлы автобуслар яңа схема буенча хәрәкәт итәчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). 15 сентябрьдә, Казанда “Милләтләр кроссы-2018” узган көнне, 22, 28а, 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрә. Үзгәрешләр 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кертелә һәм Ирек мәйданы юнәлешендә, юлның Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамы өлешендә гамәләдә булачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.<br> </p> <p> Йөгерү быел Кремль яр буе урамында узачак. Шул уңайдан, Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр иткәнчә, 15 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамында (Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр, Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) һәм Сәет-Галиев урамында (Кремль яр буе урамы белән киселешендә Киров дамбасы юнәлешендә) транспорт хәрәкәте чикләнә. </p> <p> “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне ел саен үткәрелә. Бу юлы спорт акциясенә 85 шәһәр кушылды. Казанда массалы йөгерү дистанциясе 1 км тәшкил итә, профессиональ спортчылар өчен – 1, 2, 4 яисә 6 км. “Милләтләр кроссы-2018” программасына шулай ук 2 км арага хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) махсус йөгереше дә керде. Гаризалар Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2а) мандатлы комиссиядә 10.00-16.00 сәгатьтә кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән (843) 292-07-87 телефоны аша танышырга мөмкин. </p>