Аны ачу турындагы карар һава шартларыннан чыгып кабул ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Аномаль җылы һава торышы килү сәбәпле, 18-нче гыйнварда «Казан» Гаилә үзәге янында боз шәһәрчеге ябык булачак.
Биредә эрегән боз блокларын демонтажлау һәм аларны яңаларына алыштыру эшләре башкарылачак. Боз шәһәрчеген ачу турындагы карар һава шартларына карап кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, 16-нчы һәм 17-нче гыйнварда шәһәрчек эшләми.
Исегезгә төшерәбез, 18-нче гыйнварга каршы төндә Казанда 0-дән минус 2 градуска кадәр, көндез һава температурасы 0-дән +2 градуска кадәр үзгәреп торачак. Гомумән республика буенча алдагы ял көннәрендә урыны белән юеш кар көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 4-тән +1 градуска кадәр булачак. Көндез максималь һава температурасы минус 2-дән +3 градуска кадәр үзгәреп торачак.