Яңгыр һәм көчле җил булмаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Иртәгә, 12 майда, Казанда җыды була. Алмашынучан болытлы һава, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +3-5 градус, көндез +18-20 градус булачак.
Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми, уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә терекөмеш баганалары +1-6 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән туфракта минус 2 градуска кадәр салкынлык көтелә. Көндез +16-21 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.