Шимбә көнне Балыкчы бакчасында казанлыларга «Полосатый рейс» комедиясен күрсәтәчәкләр
Киносеанска теләгән һәркем килә ала
3 августта Балыкчы бакчасында гадәттәгечә ачык кино күрсәтү узачак. Кичәдә шәһәр халкына Евгений Леонов катнашуында 1961 елгы «Полосатый рейс» совет фильмын карарга тәкъдим итәләр.
Шимбә көнне Балыкчы бакчасында казанлыларга «Полосатый рейс» комедиясен күрсәтәчәкләр
3 августта Балыкчы бакчасында гадәттәгечә ачык кино күрсәтү узачак. Кичәдә шәһәр халкына Евгений Леонов катнашуында 1961 елгы «Полосатый рейс» совет фильмын карарга тәкъдим итәләр.

«Теплоходка куркыныч йөк – юлбарыслар һәм арысланнар төягәннәр. Хайваннар иреккә чыкканчы һәм команданы куркытып корабль буйлап иркен йөри башлаганчы, сәяхәт тыныч уза», — дип сөйләделәр киноның сюжеты турында шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Башлана 20:30 сәгатьтә. Ачык һавадагы киносеанска теләгән һәркем килә ала.

2024-08-01T10:58:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.