В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнен урыны белән карлы яңгыр яварга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Алдагы тәүлек эчендә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланып кала, төнен урыны белән карлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез шимбә көнне явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяктан, көндез 14-нче апрельдә – төньяк-көнбатыштан.
Бүген төнен һава температурасы минус 1-3 градус тәшкил итәчәк. Көндез 8-10 градуска кадәр җылыныр дип фаразлана.
Татарстанда төнен һава температурасы 0 һәм -5 градус тәшкил итәчәк. Көндез 15-нче апрельдә синоптиклар фаразы буенча һава 7-12 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшемнәр көтелми.
Якшәмбедән дүшәмбегә төнен карлы яңгыр явуы ихтимал. Һава температура күрсәткечләре минус 4 градустан 1 градус җылылык арасында торачак. Көндез 16-нчы апрель көннеТатарстанда һава температурасы 3-8 градус җылылк тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.