В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда яңа шөгыльләнә башлаучылар да, профессионаллар да катнаша ала
Фото: Денис Гордийко
14:00 сәгатьтән теләүчеләрне теркәү башланачак. Шуннан соң яңа шөгыльләнә башлаучылар күнегүләр ясый һәм ярышларда 15:00 сәгатьтә чыгыш ясый алачак.
Профессионаллар һәвәскәрләр чыгышыннан соң ук әзерләнә башлаячак. Алар үз осталыкларын 16:15 тә күрсәтә алачак. Оештыручылар шулай ук Cash for Tricks үткәрәчәк, дип хәбәр итә «УРАМ» экстрим-паркының матбугат хезмәте.
Мәйданчык хезмәткәрләре Камил Садыйков һәм Илья Гафаров, шулай ук Захар Нивин, Александр Маслов һәм Федор Лебедев судья булачак. Соңгысы ярышларны алып барачак.
Чарага керү өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Катнашучыларны Кремль яр буе, 33 адресы буенча көтәчәкләр.