Алданган өлешчеләрнең проблемалы объектларында эш барышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
Киңәшмә «МЧС» торак комплексындагы өч йортның төзелеш мәйданчыгында башланды, хәзерге вакытта барлык объектларда да эшне «Ак таш» компаниясе алып бара. Аның директоры Газинур Әхмәтов хәзер йортларны төзеп бетерүдә 1,2 мең кеше катнаша, дип сөйләде. Өченче һәм дүртенче йортларда эшләр график буенча бара. Икенче йортның периметры якын арада ябылачак. «Бүген соңгы катны ябу эшләре башлана», - диде Г.Әхмәтов. «Ак таш» манара краннарын ел ахырына кадәр җыюны күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, төзелеш узган елның декабрендә Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән имзаланган килешү кысаларында алып барыла. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.
Икенче йортның «А» блогында эшләрнең бер өлешен «Комосстрой» Ижевск компаниясе башкарды - Губкин урамы буенча 9409 кв.м мәйданлы федераль җир кишәрлеге хисабына. Хәзерге вакытта компания инвестицион контрактта каралган 193 млн сум акчаларның күп өлешен үзләштергән. Калган суммага эшләрне башкару өчен киңәшмәдә «Комосстрой» компаниясенә субподрядчы сыйфатында «Ак таш»ны ялларга тәкъдим ителде.
Төзелеш эшләре Четаев урамындагы ике объектта да бара. «Фирма «Свей» төзи башлаган торак комплексның өченче һәм алтынчы йортларын «Бриз» компаниясе төзеп бетерә.
Өченче йортта, яңа проект документациясе нигезендә, 9 подъездда катлар саны 3-тән 18-гә кадәр булачак. Төзүче «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзү өчен рөхсәт бирелгән, әмма биредә фатирлар 9 секцияле 18 катлы торак йорт буларак сатылган. Төзелешне каркас төзү процессында «катырганнар». Барлык нормативларга туры килә торган йорт төзелешен дәвам итү өчен, инсоляция буенча исәп-хисап ясалды, алар объекттагы катларның рөхсәт ителгән санын билгеләргә ярдәм итте. Әлеге исәпләүләр нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы тарафыннан тикшерелгән проект документациясе эшләнде.
«Бриз» директоры Андрей Беляков өченче йортта хәзер монолит эшләре, кирпеч салу алып барыла, дип сөйләде. Объектта төзелеш эшләре ике сменада башкарыла. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук инженерлык челтәрләре мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Шулай ук каркасы хокук бозулар белән төзелгән алтынчы йортта («Свей» фирмасы 9 кат урынына 18 кат төзегән), ТР Арбитраж суды карары буенча законсыз рәвештә төзелгән катлар һәм бер подъезд демонтажланган. Андрей Беляков хәбәр иткәнчә, Казан җылылык челтәрләрендә килештерелергә тиешле тышкы җылылык челтәрләре проекты эшләнгән, шулай ук «Водоканал» челтәрләре буенча проектны килештерү бара. Гыйнвар башында шәхси җылылык пункты урнашачак. «Бриз» директоры сүзләренчә, гыйнвар ахырына - февраль башына йорт җылылык җибәрү өчен әзер булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк Өлешчеләргә ярдәм итү төбәк фондында хәбәр итүләренчә, Татарстанда торак комплекстагы 3-нче һәм 6-нчы номерлы йортларның 300-дән артык өлешчесенең хокукларын торгызу турында карар кабул ителгән, аларның фатирлары төзүче тарафыннан төзелешкә ялган рөхсәтләр буенча сатылган. Фатирлар яңа йортлардан биреләчәк, аларны төзү эшләрен намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фонды федераль җир участокларында алып барачак. Бу участоклар алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итү өчен республикага тапшырылды.
Киңәшмәдә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Өлешчеләргә ярдәм итү фонды башкарма директоры Иван Новиков, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.