Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2024, 09:29

Татарстан башкаласына Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян килде

Ул «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматындагы пленар утырышларда катнашачак

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Татарстан башкаласына БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Әрмәнстан премьер-министры «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматындагы пленар утырышларда катнашачак, дип хәбәр итә республика рәисе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Казанга БМО һәм ШХО генераль секретарьлары, КХР рәисе, Һиндстан премьер-министры, Белоруссия, Таҗикстан, Әзербәйҗан, Конго Республикасы, Лаос, Мавритания, Венесуэла, Иран, Фәлистин, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Серб Республикасы, Көньяк Африка Республикасы президентлары һәм башкалар килде.

Барлыгы Шәһәр 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, БРИКС саммиты утырышында киңәйтелгән составта Казан декларациясе кабул ителгән иде. Бүген, халыкара вакыйганың йомгаклау көнендә, «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Соңыннан Владимир Путинның матбугат конференциясе көтелә.

Барлык яңалыклар