Чарага теләге булган һәркем дә кушыла ала, яшь һәм белем буенча чикләүләр юк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 11-нче ноябрьдә Казанда Рус географик җәмгыяте бөтенроссия иҗтимагый оешмасы география диктанты оештырачак. Чарага теләге булган һәркем дә кушыла ала, яшь һәм белем буенча чикләүләр юк.
Масштаблы мәгариф акциясенең инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. Беренче тапкыр География диктанты 2015 елда булган иде. Узган елда ул үз эченә 30 биремне алды. Аларны эшләргә 45 минут вакыт бүлеп бирелде. Диктант нәтиҗәләре буенча үзеңнең географик белемнәрең дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин.
Мәйданчыкларга теркәлү өчен гаризаларны 29-нчы октябрьгә кадәр рус географик җәмгыятенең рәсми сайтында калдырырга кирәк. Соңыннан диктантны уздыру урыннары билгеле булачак.