Быел шәһәр халкын һәм кунакларын очучылар һәм десантниклардан музыкаль сюрпризлар көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). 8-11-нче августта Татарстан башкаласында «Казан фанфаралары» Халыкара тынлы оркестрлар фестивале узачак. Масштаблы музыкаль бәйрәмнең дүрт көне - җыелма оркестр чыгышы, плац-концертлар, Бауман урамы буенча дефиле, шәһәр паркларында концертлардан гыйбарәт.
Сигезенче фестивальне РФ Оборона министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардиянең танылган оркестрларыннан 19 коллектив һәм 700-дән артык музыкант тәкъдим итәчәк. Алар арасында Кызыл мәйданда тантаналы парадларда, халыкара фестивальләрдә, хәрби һәм махсус операцияләрдә даими катнашучылар бар.
Казанга Татарстан халкы һәм кунаклары яратып өлгергән Казакъстан Республикасы, Богородск һәм Екатеринбург шәһәрләреннән һәм Түбән Новгородтан затлы, стильле мажореткалар киләчәк.
Ләкин чакырылган оркестрларның күбесе «Казан фанфаралары»нда беренче тапкыр катнашачак. РФ Оборона министрлыгы һәм Росгвардия Казанга бишәр оркестр җибәрә. Узган елгы фестиваль диңгезчеләр чыгышы белән сөендерде, быел Казан халкын һәм кунакларын очучылар һәм десантниклардан музыкаль сюрпризлар көтә.
Хәрби оркестрлар белән беррәттән фестивальдә үзенең матур программасы белән уникаль «гражданлык» коллективлары да катнашачак. Көнбатыш Уралның иң яхшы тынлы оркестрларының берсе – Пермь губерна оркестры килер дип көтелә. Музыка коллективы Россиядән тыш Ауропаның 87 шәһәрендә 100-дән артык концерт биргән.
«Казан Фанфаралары» VIII халыкара тынлы оркестрлар фестивален ачу тантанасы 9-нчы августта Казан Кремлендә узачак, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.