В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсиягә +7(843)267-42-04 телефоны буенча язылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). «Россия - минем тарих» мультимедиа паркы «Казан урамнары тарихы» экскурсияләр циклын башлап җибәрә. Катнашучыларга шәһәр формалашу һәм аның традицияләре турында фоторәсемнәрдә һәм тарихи хроникаларда сөйләячәкләр һәм күрсәтәчәкләр. Конкрет урамнар мисалында тарихчылар кунакларны һәм шәһәр халкын Казанның сәүдәгәрләр һәм атаклы дворяннар яшәгән борынгы йортлары белән таныштырачак.
Экскурсияләр июньдә чәршәмбе көннәрендә 19.00 сәгатьтә узачак. 10-нчы июньдә катнашучылар - Мәскәү районына, 17-нче июньдә - Киров районына, ә 24-нче июньдә Совет районына барачак, дип хәбәр итә мультимедиа паркының матбугат хезмәте.
Экскурсиягә +7(843)267-42-04 телефоны буенча язылырга мөмкин.