Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2019, 14:24

Татарстан башкаласында Казанның Генераль планы проекты буенча фикер алышу башлана

Казанлылар документ буенча үз искәрмәләрен, сорауларын һәм тәкъдимнәрен 29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр калдыра алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алсу Сафина). 18-нче июльдән 29-нчы августка кадәр Татарстан башкаласында Казанның Генераль планы проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак. Казанлылар документ буенча үз искәрмәләрен, сорауларын һәм тәкъдимнәрен 29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр калдыра алачак, ә dispute.kzn.ru мәгълүмати системасы фикер алышуның төп мәйданчыгы булачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина иҗтимагый фикер алышу процедурасы ничек үтәчәге турында сөйләде.

Генплан проекты kzn.ru порталында бастырылачак

18-нче июльдә Казанның Генераль планы проекты басылачак – аны шәһәр муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында һәм шәһәрнең kzn.ru рәсми порталында табарга мөмкин булачак.

29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр «Иҗтимагый фикер алышулар» мәгълүмати системасында проект буенча экспозиция ачылачак һәм Казанның Генераль планы проекты буенча фикер алышуның өстәмә процедурасы булачак. 4 көн дәвамында иҗтимагый фикер алышуларда катнашучылардан тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кабул ителәчәк. Экспозиция эшләгән чорда үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җибәрергә мөмкин.

Казанда яшәүчеләрнең 82%-ы Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында исәпкә алына

Ирина Дябилкина яңа закон буенча фикер алышуларда Казанда теркәлгән шәһәр кешеләре яки шәһәр территориясендә урнашкан күчемсез милек хуҗалары гына катнаша ала дип ассызыклады. Моннан тыш, Генпланның яңа проекты буенча үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен калдыру өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлгән һәм расланган хисап язмасы булырга тиеш. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында Казанда яшәүчеләрнең 82%-ы исәпкә алынган.

Бу системада теркәлмәгән кешеләр моны мөстәкыйль рәвештә эшли яки район хакимиятләренә һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә (Груздев ур., 5) мөрәҗәгать итә алалар, анда компьютерлар белән эш зоналары оештырылачак, ә волонтерлар дөрес итеп һәм тиз теркәлергә ярдәм итәчәк. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.

dispute.kzn.ru мәйданында 191 иҗтимагый фикер алышу үткәрелгән

Мәгълүмат системасында ничек эшләргә кирәклеге турында тулы белешмәлек, шулай ук тикшерелә торган мәсьәләләр буенча аңлату мәгълүматы Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе битендә урнаштырылачак, дип билгеләп үтте Ирина Дябилкина. Сүз уңаеннан, спикер хәбәр иткәнчә, мондый форматта иҗтимагый фикер алышулар Казанда инде бер елга якын уздырыла. «Бүгенге көндә әлеге мәйданда 191 иҗтимагый фикер алышу үткәрелде, шул исәптән җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, ызанлау проектлары буенча, – дип хәбәр итте Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы. - Система үзен эшкә сәләтле итеп күрсәтте».

Иҗтимагый фикер алышуларның мондый форматындагы өстенлекләр арасында Ирина Дябилкина процессларны автоматлаштыруны атады, шуның хисабына эшнең нәтиҗәлелеге яхшыра икән. Шулай итеп, фикер алышуларда катнашучыларның пропискасы автомат рәвештә тикшереләчәк, беркетмә һәм бәяләмә төзеләчәк. Моннан тыш, җәмәгать фикер алышуларында халык тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм дистанцион рәвештә катнаша ала, шул ук вакытта системада чикләнмәгән кеше эшли ала.

Хәер, иҗтимагый фикер алышуда катнашуның альтернатив ысуллары да каралган. Язма рәвештә Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Груздев ур., 5, 102 каб. (9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр). Шулай ук Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендәге иҗтимагый фикер алышуларда каралырга тиешле проект экспозициясенә килүчеләрне исәпкә алу кенәгәсендә язма калдырырга мөмкин: Груздев ур., 5, 102 каб. (9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр). Моның өчен ике очракта да паспорт кирәк.

Фикер алышу нәтиҗәләре турында бәяләмә август аенда басылачак

«Иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре буенча йомгак турында бәяләмә әзерләнәчәк. Ул август аенда җыентыкта һәм шәһәрнең рәсми порталында басылып чыгачак, – дип сөйләде Ирина Дябилкина. - Соңыннан иҗтимагый фикер алышуларда катнашучылардан кергән барлык кисәтүләр һәм тәкъдимнәр кертеләчәк. Шулай ук бу искәрмәләр һәм тәкъдимнәр кабул ителәчәк яки нинди сәбәпләр буенча кире кагылачагы аңлатып язылачак».

Иҗтимагый фикер алышулар кысаларында тавыш бирү каралмаган

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова, үз чиратында, җәмәгать фикер алышуларында катнашучыларның ике төрле хәбәр калдыра алуын аңлатты: белгечләр тәүлек дәвамында җавап бирергә тиеш дигән сорау яки искәрмә-тәкъдимнәр. Иҗтимагый фикер алышулар кысаларында тавыш бирү каралмаган. «Нәтиҗә беркетмәсенә сораулар кертелми, алар системада кала. Казанлылар онлайн режимда җәмәгать фикер алышуларында катнашучыларның башка сорауларын күрә алачак, ә искәрмәләр һәм тәкъдимнәр беркетмәгә кертеләчәк», – дип өстәде Анастасия Латыйпова.

Исегезгә төшерәбез, Казанның гамәлдәге Генераль планы срогы 2020 елның 1-нче гыйнварында чыга. Расланган документ җирле әһәмияттәге объектлар төзелешен нигезләү мөмкинлеге өчен кирәк. Моннан тыш, ул җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре өчен нигез булып тора. 2021 елга җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең булмавы бер генә капиталь төзелеш объектын да, шул исәптән шәхси затларга да төзелешкә рөхсәт алырга мөмкинлек бирми. Транспорт схемасы - Генпланны кабул итү мөмкин булмаган документның бер өлеше.

2018 елның май-июнь айларында узган генплан проекты буенча беренче ачык тыңлаулар иске система буенча төрле мәйданчыкларда узды. Халык тыңлауларында 4236 кеше катнашты, Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә, шәһәр һәм республика структураларына җибәрелгән 3545 язмача мөрәҗәгать алынды. «Без Генераль план проекты буенча фикер алышу процессында бер елдан артык кайнашабыз», - дип билгеләп үтте Ирина Дябилкина. Ул Генплан проектын территориаль планлаштыруның федераль геомәгълүмат системасына урнаштырганнан соң шәһәр Башкарма комитеты адресына шәһәр халкыннан 3377 мөрәҗәгать керде, дип өстәде.

Фоторепортаж
Казан Генпланы проекты буенча матбугат конференциясе, 17.07.2019
Видеорепортаж
17.07.2019 17:36
Казан Генпланы проекты буенча фикер алышулар башлана
Барлык яңалыклар