Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2021, 16:03

Татарстан башкаласында го буенча Казан Мэрының II Кубогы уеннары башланды

Җиңү өчен 6 яшьтән башлап катнашучылар көрәшә.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Татарстан башкаласында Казан Мэрының II Кубогы уеннары старт алды. Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Республика шахмат, шашка һәм го мәктәбендә узган ярышларда 6 яшьтән 15-кә якын кеше катнаша. Иң өлкән уенчыга – 61 яшь. Ярышлар Мак-Магон системасы буенча биш турда уздырыла, һәр тур башланыр алдыннан көндәш сайлауга җирәбә салу мәҗбүри.

«Мэр кубогының Казан өчен традициягә әверелүе сөендерә – без бу ярышларны инде икенче ел рәттән уздырабыз, – диде шәһәр башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, турнирда катнашучыларны сәламләп. – Без һәрвакыт шундый чаралар үткәрүгә ярдәм итәчәкбез. Казан – спорт башкаласы, һәм без го буенча бөтен ил кунакларына һәм уенчыларына шат. Бу чын интеллектуаллар уены, һәм бүген, күпчелек уенчыларның яшь булуына карамастан, сезнең арада ил һәм Европа чемпионнары бар. Үсешне һәм җиңүне дәвам итегез!».

Го уены популярлаша бара, хәзерге вакытта, нигездә, онлайн-режимда үткәрелә торган турнирлар күп санда катнашучылар җыя, дип билгеләп үтте ТР го Федерациясе Президенты Дмитрий Хафизов. Азиядә бүген шахматка караганда гоны күбрәк кеше уйный, дип өстәде федерация вице-президенты Илдар Әлмөхәммәтов. «Шунысы кызык, бу уен белән эшкуарлар кызыксына, чөнки ул стратегик фикерләүне һәм, гомумән, интеллектуаль сәләтләрне үстерә», – диде ул.

Санитар-эпидемиологик хәл турнир характерында чагылды: быел ярышларда тамашачылар юк, катнашучылар саны да узган ел белән чагыштырганда ким, дип билгеләп үтте Илдар Әлмөхәммәтов. «Күпчелек катнашырга теләүчеләр коронавирус пандемиясе аркасында башка шәһәрләрдән килә алмадылар, тамашачылар һәм яшь катнашучыларның эти-эниләрен дә чакырмадык, – диде ул. – Әмма барыбер уенчылар саны безне шатландыра, җиңү өчен Казан, Болгар һәм Тәтеш вәкилләре көрәшә. Яшь уенчылар бик күп. Өлкән яшьтәге уенчылар, чикләүләр аркасында, быел безгә килә алмадылар «.

Быел җиңүчеләрне тагын өч төрле категориядә билгеләячәкләр: кызлар, малайлар һәм өлкәннәр арасында. Җиңүгә дәгъвачылар арасында – 17 яшьлек казанлы Анджей Хафизов, ул анда җиде яшьтән уйный. Ике ел рәттән ул уеннарның команда төрендә Россия чемпионы, шәхси зачетта Россия чемпионы булды. «Мин шахматтан башладым, ләкин го минем өчен кызыграк уен булды, – дип сөйләде ул. – Го фикерләүне үстерә, логиканы – мин математикадан отличник. Турнирда җиңәргә исәп тотам».

Бүген ярышлар кичкә кадәр узачак – ике тур үткәрү планлаштырыла, тагын өч тур иртәгә планлаштырылган. Бүләкләү тантанасы уеннар тәмамлангач, якынча 31-нче гыйнварда 17.00 сәгатьтә булачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел турнирда 30 уенчы катнашты, шул исәптән Санкт-Петербургтан. Ул вакытта ирләр арасында беренче урынны Игорь Немлий яулады, икенче урынны – Илдар Әлмөхәммәтов, өченче урынны – Алгиз Саукинас. Хатын-кызлар һәм кызлар арасында Азалия Гималетдинова, Ләйсән Сәхабетдинова һәм Ксения Талалаева призерлар өчлегенә керде. 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында алтын медальне – Әскәр Хөсәенов, көмешне – Сәгыйт Гыймалетдинов һәм бронза медальне Анджей Хафизов яулады.

Фоторепортаж
Татарстан башкаласында Казан буенча Казан Мэрының II Кубогы уеннары старт алды
Видеорепортаж
30.01.2021 15:37
Татарстан башкаласында Казан буенча Казан Мэрының II Кубогы уеннары старт алды
Барлык яңалыклар