Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2020, 14:25

Татарстан башкаласында «Романтик Казан» маршруты буенча интерактив квест старт алды

Маршрут танылган шәһәрлеләрнең мәхәббәт тарихлары белән бәйле алты локацияне үз эченә ала.

Фото: Алексей Спиридонов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Бөтендөнья туризм көне алдыннан Татарстан башкаласында «Романтик Казан» эксклюзив маршруты буенча интерактив квест старт алды. Анда җиде кешелек биш команда катнаша, маршрут шәһәрнең төрле романтик тарихлар белән бәйле алты локациясе аша уза. Мәсәлән, квестта катнашучылар Габдулла Тукай үзенең сөеклесе Зәйтүнә Мәүлетованы очраткан урында һәм Мария Деренкова белән Максим Горькийның очрашулары узган пекарняда булачаклар.

«Романтик Казан» квесты 2019 елда Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан оештырылган «Шәһәрне атлап үт» федераль проекты кысаларында эшләнгән. Проектның максаты - әйдәп баручы эзләү системалары карталарында төрле Россия шәһәрләре туристларына һәм халкына кызыклы урыннар булдырудан гыйбарәт. ТР башкаласында квестның төп темасы танылган казанлыларның романтик мөнәсәбәтләре һәм мәхәббәт тарихлары булды.

Бауман урамындагы 9-нчы номерлы йорттан старт алган квест маршрутын Башкарма комитетының туризмны үстерү комитеты белгечләре туган якны өйрәнүчеләр белән берлектә эшләгәннәр. «Без инде күптән романтик маршрут булдыру өстендә эшләдек һәм бүген беренче тапкыр аны тикшерәчәкбез, - дип сөйләде Туризм үсеше буенча комитет директоры Дарья Санникова. - Бу шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кызыклы сәяхәт кенә түгел, ә тагын бик күп якты тәэсирләр алу һәм шул ук вакытта үз фикерләрен, фотосурәтләрен калдыру һәм шул рәвешле Казанның туристлык тармагын үстерүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге дә».

Быел квестта нигездә туризм өлкәсе белгечләрен чыгара торган профильле югары уку йортлары укучылары катнаша, дип өстәде Д.Санникова. Яшь уенчыларга маршрут буенча узарга һәм алты табышмакка җавап табарга туры киләчәк. Һәр сорауга команда белән бер җавап бирергә кирәк. Квест азагында барлык уенчылар да старт урынына кайтачак. Җиңүче команданы алынган җавапның тулылыгы һәм маршрут үтү тизлегеннән чыгып сайлаячаклар. Призлы урыннарга ия булган катнашучылар кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алачак.

«Бүген безнең команда биш кешедән тора, бу минем коллегалар, - дип сөйләде квестта катнашучыларның берсе Эмиль Касыймов. - Без бүген җиңәргә генә түгел, ә иң мөһиме - Казан турында кызыклы тәҗрибә алырга һәм яңа кызыклы фактлар белергә телибез».

Квест кысаларында шулай ук ике конкурс үткәрелә - фотографияләр һәм видеороликлар конкурсы. Аларга кушылыр өчен квестта катнашучылар «Романтик Казан» маршруты локацияләрен төшерәчәкләр һәм сурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырачаклар. Иң яхшы эшләр өчен приз шәһәрнең иң яхшы кунакханәләренең берсендә ике урынлы номерда яшәү, шулай ук спа-үзәккә айлык абонемент булачак.

Квест командасының иң көчле командаларын бүләкләү тантанасы бүген, якынча 16.00 сәгатьтә узачак. Ә өстәмә конкурсларда җиңүчеләрне 28-нче сентябрьдә билгеләп үтәчәкләр.

«Романтик Казан» квесты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Мәдәният идарәсе ярдәмендә эшләнде.

Фоторепортаж
«Романтик Казан» маршруты буенча интерактив квест старт алды
Барлык яңалыклар