Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2019, 17:35

Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале башланды

Бөтен Россиядән рестораннар һәм кафелар шәһәр халкын һәм кунакларын иң гадәти булмаган ризыклар белән сыйлыйлар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласында Касә янындагы мәйданда «Тәмле Казан» фестивале башланды. Россиянең бөтен төбәкләреннән килгән рестораннар һәм кафелар кунакларга һәм шәһәр халкына гадәти булмаган аш-су, шулай ук затлы ризыклар әзерләү серләре белән уртаклашалар.

Быел алтынчы тапкыр үткәрелә торган фестиваль республикада гына түгел, аннан читтә дә иң төп гастрономия вакыйгаларының берсе булырга өлгерде.

«Быел без сезнең өчен татар милли ашларын гына түгел, дөньяның башка кухняларын да тәкъдим итәргә тырыштык, - дип билгеләп үтте Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, фестиваль кунакларын сәламләп. - Бүген биредә бүләкләр отарга, кызыклы эчемлекләр, аш-су татып карарга һәм вакытны искиткеч итеп үткәрергә мөмкин!».

Кунакларга сәламләү сүзе белән шулай ук Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов та мөрәҗәгать итте. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан башкаласында WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ярышлары старт алды. «Барыгызны да чемпионатның уңышлы старты һәм әлеге искиткеч фестиваль ачылышы белән котлыйм! - диде ул. - Бу фестиваль ел саен тагын кызыграк һәм төрлерәк үткәрелә. Оештыручыларга рәхмәт һәм барыгызга да күтәренке кәеф телим!».

Җыелучыларны чемпионат ачылышы белән Кытайның Генераль консулы У Инцин да котлады. Ул барлык кунакларга вакытны яхшы уздыруларын теләде һәм казанлыларны Кытайга чакырды. «Чын Кытай ашларын татып карарга килегез, бигрәк тә Пекинча үрдәк ашарга!» - диде ул.

Кунакларга шулай ук Үзбәкстанның генераль консулы Фәриддин Насриев мөрәҗәгать итте. Ул фестиваль кунакларын Үзбәкстан чатырына чакырды, анда алар үзбәк кухнясының барлык кагыйдәләре буенча әзерләнгән пылауны татып карый алдылар.

Әлеге чарага туристлар да, шәһәр халкы да зур кызыксыну белән карады. «Мин монда бүген дустым белән килдем, фестивальнең ничек узуын карарга теләдем. Казанда яшим, әмма бу чарага бер генә тапкыр да килгәнем булмады, - дип уртаклашты «Тәмле Казан» кунакларының берсе Юлия. - Әлегә хис-кичерешләр турында фикер йөртүе кыен, әмма гомумән алганда, бик кызыклы. Мин хәтта сырдан толым үрү буенча мастер-класста да катнаштым. Бу минем тормышымда иң гадәти булмаган мастер-класстыр, мөгаен».

WorldSkills чемпионатына Татарстан башкаласына килгән күп кенә кунаклар өчен «Тәмле Казан» төп күңел ачу чараларының берсе генә түгел, ә татар мәдәнияте белән якыннанрак танышу чарасы да булды. Шулай итеп, фестивальнең быел тематик зоналарга бүленгән аерым мәйданчыгы татар ашлары өчен бүлеп бирелгән, анда кунакларга үз ризыкларын шәһәрнең әйдәп баручы милли рестораннары һәм кафелары тәкъдим итә. Монда ук теләге булган һәркем өчен өч көн дәвамында татар милли ашларын әзерләү буенча мастер-класслар, дегустация, конкурслар һәм республиканың иҗат коллективлары чыгышлары узачак.

«Без гаиләбез белән Казанга Пермьнән берничә көнгә, ял итәргә килдек, - дип сөйләде Светлана Кислицына. – Нәкъ менә бу вакытта шундый кызыклы бәйрәмгә барырга мөмкин булуына бик шатбыз. Бүген без монда, иртәгә исә шәһәрне карарга планлаштырабыз».

Шатерлардан тыш, фестиваль территориясендә ярминкә павильоннары да оештырылган, анда шәһәрлеләр сувенирлар, бизәнү әйберләре һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алалар.

Аерым мәйданчыкта балалар өчен зона оештырылган, анда балалар өстәл уеннары уйныйлар, аттракционнарда шуалар.

Фестивальгә килгән һәр кеше үз зәвыгына туры килгән ризык сайлый ала - төрле локацияләрдә биредә Европа, Кавказ, Азия, Америка, Япон кухнялары, хәтта стрит-фуд һәм тәгәрмәчле кухня да бар. Һәр мәйданчыкта кунаклар өчен төрле активлыклар үткәрелә – уеннар, конкурслар һәм мастер-класслар, теге яки бу илнең үзенчәлекләренә бәйле кызыклы мәгълүматлар белән таныштыру лекцияләре.

Оештыручылар тәм-том яратучыларны да сөендерделәр – алар өчен «Тәмле Казан»да аерым локация әзерләгәннәр, анда һәркем яраткан ризыгын таба яки нинди дә булса гадәти булмаган ашамлыкны татып карый ала. Фестивальдә беренче тапкыр киң тамашачыга тәкъдим ителгән «Казан» торты иң кызыклы күренеш булды – аны барлык теләүчеләр дә татып карады һәм сатып алды.

Касә территориясендә оештырылган лекторийга килүчеләр вакытларын файдалы итеп үткәрә алдылар. Өч көн дәвамында биредә кунаклар һәм спикерлар туклану темасына мастер-класслар белән чыгыш ясаячак.

Фестиваль тәмамлангач, килүчеләр иң «тәмле» ресторанны сайлаячак, ә шеф-пешекчеләр арасындагы бәйге шәһәрнең иң оста һәм талантлы пешекчесен ачыклаячак.

Фестивальгә 25-нче августка кадәр килергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Тәмле Казан» фестивале «Гастрономик туризм өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә Russian Event Awards вакыйга туризмы өлкәсендә Россия милли премиясенең гран-приен алды, National Geographic журналы фестивальне Россиядә иң төп гастрономик вакыйгаларның берсе дип атады.

Барлык яңалыклар