В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 1-нче һәм 2-нче февраль көннәрендә Р. Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы мәктәбендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). 1-нче һәм 2-нче февральдә Казанда Р. Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы мәктәбендә го буенча Казан Мэрының беренче Кубогы ярышлары узачак.
Ярышларда Казан уенчылары катнашачак. Ярышлар Мак-Магон системасы буенча 5 турда узачак, җирәбә салуны һәр тур алдыннан үткәрү планлаштырыла.
Ярышларга кушылу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Теркәлүне шулай ук 1-нче февральдә 12.00-дән 13.30-га кадәр турнирны үткәрү урынында узарга мөмкин.
Р. Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы мәктәбендә уеннар 1-нче февраль көнне 11.20 сәгатьтә, ә турнирның рәсми ачылышы 14.00 сәгатьтә була. Ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2-нче февраль 16.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.