Сайлап алу этапларында 4500-гә якын катнашучы көч сынашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 26-нчы апрель көнне Бадминтон үзәге мәйданчыгында Казан Мэры Кубогына бадминтон буенча V юбилей турниры финалы узачак.
Сайлап алу этапларында 4500-гә якын катнашучы көч сынашкан. Финалда яшь спортчылар кубок өчен ике яшь категориясендә көрәшәчәк: 1-7 сыйныфлар һәм 8-11 сыйныфлар. Ярышларда 8 команда составында 192 уенчы катнашачак. Турнирның приз фонды -150 мең сум. Финал очрашулары 26-нчы апрельдә 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, турнир 2015 елдан Казан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасы кысаларында үткәрелә. Катнашучылар өч этап үтә: мәктәп, район һәм финал шәһәр ярышлары.