Акциядә сәламәтлеге торышы буенча каршылыксыз балигъ булган гражданнар катнаша ала
Казанда өч көнлек донор акциясе оештырыла. 50 килограммнан артык авырлыктагы һәм сәламәтлеге торышына каршы килмәгән балигъ яшьтәге гражданнар кан бирә ала. Барлык чаралар 8:00 дән 12:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Донор булырга теләчеләрне 23 декабрьдә Островский урамы, 69 («Росплазма» кан үзәге филиалы) адресы буенча кабул итәчәкләр. Катнашу өчен алдан +7(800)201-86-55 телефоны буенча язылырга кирәк.
Икенче чара 24 декабрьдә Оренбург тракты, 138б адресы буенча узачак.
Акциянең соңгы көне 26 декабрьдә Республика кан үзәгендә Җиңү проспекты, 85 нче йортта узачак.
24 һәм 26 декабрь алдан язылу мәҗбүри түгел.
Таләпләрнең һәм каршы килүләрнең тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк.
Акция «Игелекле Казан» белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге, «Татнефть» хәйрия фонды, ТР гражданлык җәмгыяте, «Волонтер-медиклар» ВОД һәм КФУның Социаль комитеты үсешенә ТР раисы гранты ярдәмендә узачак.