В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында сайлау этабы 8-нче һәм 9-нчы март көннәрендә узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Татарстан башкаласында 8-нче марттан 14-нче мартка кадәр ITF World Tennis Tour сериясенең Халыкара турниры – Kazan Kremlin Cup узачак. Турнир 15 мең һәм 25 мең доллар призлы фонды булган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак.
Татарстан җыелма командасы өчен 12 спортчы чыгыш ясаячак: Сергей Болотов, Дмитрий Долженков, Тимур Кыямов, Елизавета Коклина, Полина Кудерметова, Виктория Матасова, Елизавета Морозова, Илья Симакин, Арсений Хохлов, Дана Шакирова, Марат Шәрипов һәм Екатерина Яшина. Шулай ук Сербия, Болгария, Грузия, Италия, Норвегия, Польша, Төркия һәм башка илләрдән дә теннисчылар катнашачак.
Сайлап алу этабы 8-нче һәм 9-нчы мартка планлаштырылган, парлы разрядта төп турнир – 9-нчы марттан 13-нче мартка кадәр, ә ялгыз разрядта – 9-нчы марттан 14-нче мартка кадәр узачак. Парлы разрядларда финал уеннары һәм бүләкләү тантанасы 13-нче мартка билгеләнгән. Ялгыз разрядларда финаллар һәм җиңүчеләрне бүләкләү 14-нче мартка планлаштырылган.
Турнир Казан теннис академиясе кортларында узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Теннис федерациясе. Спортчылар өчен, трибуналарны 50%-ка тутырган очракта яки Халыкара теннис федерациясе сайтындагы онлайн-трансляциягә кушылып, шәхсән җан атарга мөмкин булачак.