Татарстан башкаласында компьютер уеннары буенча киберспорт турниры узачак
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркында 8 октябрьдә киберспорт ярышлары узачак. Counter-Strike 2 һәм FIFA 25 уеннарында Россия һәм Һиндстаннан 100 дән артык кеше акчалата приз өчен көрәшәчәк.

Киберспорт турниры «TIME:Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» («TIME: Россия – Индия. Взаимная эффективность») эшлекле форумы кысаларында оештырыла. Иң яхшы уенчы исеме өчен Россия һәм Һиндстаннан 48 команда көрәшәчәк. 5 киберспортчыдан торган командалар арасында Counter-Strike 2 дисциплинасы буенча ярышлар Major сериясенең эре дөнья турнирлары карталарында узачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге турнирны фристайл-артист, рәсми һәм спорт чараларын алып баручы һәм медиаинфлюенсер Арни Дворам алып барачак.

Турнирда катнашу өчен 5 октябрьгә кадәр оештыручылар Semen.Matyushkos@yandex.ru почтасына гариза җибәрергә кирәк.

Ярышлар 9:00 да башлана.

2025-10-02T15:34:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.