Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2022, 08:48

Татарстан башкаласында Made in Kazan форумы узачак

Онлайн-трансляцияләргә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель). Бүген Татарстан башкаласында Made in Kazan форумы узачак, анда яңа икътисадый шартларда бизнес үсеше турында фикер алышачаклар. Чара эшмәкәрләрне, компанияләрнең топ-менеджерларын, хакимият вәкилләрен җыячак. Форум барлыгы 100 катнашучыны, шул исәптән икътисадның 11 тармагында экспертларны берләштерәчәк. Онлайн-трансляцияләргә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Быел форум Global Mind – күмәк фикер алышу форматында узачак. Катнашучылар экспертлар белән бергә икътисад үсешенең мөмкин булган перспективаларын билгеләячәк һәм тактик гамәлләр эшләячәк (шул исәптән яңа партнерлар булдыру аша). Очрашу ышаныч икътисадын формалаштыру принципларына багышланачак.

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, «МДМ-Банк» директорлар советы рәисе, Мәскәү биржасының бәйсез директоры Олег Вьюгин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Наил Маганов, бизнес-партнерлар буенча эксперт, бәйсез хокук киңәшчесе, executive&team коуч, системалы бизнес-консультант Наталья Бельзер чыгыш ясаячак.

Тармак өстәлләренең модераторлары – Uremont халыкара онлайн-сервисына нигез салучы, Мәскәүдә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкилнең Көньяк-Көнчыгыш административ округында Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Артур Терисаян, Kazan Express маркетингына нигез салучы һәм генераль директоры Линар Хөснуллин, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонаның генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев һәм башка эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре.

Форум Kazan Palace by Tasigo отелендә узачак. «Вконтакте» социаль челтәрендә һәм Youtube та онлайн-трансляция үткәреләчәк.

Проект Казан Мэриясе белән берлектә оештырылган. Форум 2010 елдан бирле үткәрелә һәм шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Чараларда танылган спикерлар белән бергә актуаль темалар буенча фикер алышалар. Made in Kazan уздыруны яңарту карары Казан Мэры Илсур Метшинның бизнес вәкилләре белән очрашуы нәтиҗәләре буенча кабул ителде, билгеле булганча, шәһәрдә март урталарында төзелгән кризиска каршы штаб эше кысаларында бизнес вәкилләре белән очрашулар даими үткәрелеп килә.

Барлык яңалыклар