В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 25-нче августка кадәр кабул ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). 28 - 30-нчы август көннәрендә Казанда «Казан сөлгесе» – «Казанское полотенце» халык җыр-бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Анда катнашу өчен барлык теләүчеләр – өлкәннәр дә, балалар да гариза бирә ала.
Ел саен фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзербәйҗан һәм Әрмәнстаннан 800-дән артык кеше катнаша - халык җыр, бию һәм инструменталь жанрларын соло һәм ансамбль башкаруында җиткерәләр. Алар арасында талантлы үзешчән сәнгать осталары да, профессиональ артистлар да, студентлар да, иҗади уку йортларын тәмамлаучылар да бар.
Фестиваль-конкурсның жюри составына Россиянең һәм Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керде. Конкурсантларны халык җырлары (соло), халык җырлары (ансамбль), халык биюе (соло, ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль) һәм халык җыр һәм бию ансамбле номинацияләре буенча бәяләячәкләр.
30-нчы августта Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Иске Татар бистәсе территориясендә лауреатларның гала-концерты узачак.
Фестиваль-конкурс нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Катнашу өчен гаризалар 25-нче августка кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.