Анда Казан, Түбән Кама һәм Яшел Үзән спортчылары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). 18-нче май көнне Казанда «Батыр» спорт комплексы базасында «Казанские звезды кунг-фу» – «Казан кунг-фу йолдызлары» өченче фестивале узачак. Анда Казан, Түбән Кама һәм Яшел Үзәннән 150-дән артык спортчы катнашачак.
Ел саен уздырыла торган фестиваль спорт федерацияләре вәкилләрен дә, ушу белән мөстәкыйль шөгыльләнүчеләрне дә үзенә җыячак.
Ачылу тантанасы 9.30 сәгатьтә башлана, шул ук вакытта ушу буенча ТР җыелма командасының күрсәтмә чыгышы да булачак.
Катнашучылар арасында ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.