В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан укучылары хәйриячеләрдән канцелярия кирәк-яраклары һәм портфельләр алачак
Фото: Денис Гордийко
«Әлеге акциядә күп кенә оешмалар, депутатлар, шәһәр бизнесменнары катнаша. Барлык битараф булмаучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Күпләр бу игелекле эшне ел саен башкара. Безнең бурыч – балаларга бүләкләрне оешкан рәвештә тапшыру. Бу яхшы традиция бәйрәмгә әверелде. Әйдәгез, балаларны мәктәпкә сөендереп озатыйк», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, акция Казанда 2007 елдан бирле үткәрелә, һәм ул елдан-ел үз масштабларын арттыра бара. «Битараф булмаган шәһәр халкы инициативасы белән 2021 елда меңнән артык бала ярдәм алды, 2022 елда – 139 кешегә күбрәк. Дөньяда яхшы кешеләр җитәрлек – бу уңай тенденция быел дәвам итәр дип өметләнәбез. Бу юлы ул 1 нче августта старт ала», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы.
Акциянең максаты – социаль якланмаган гаиләләрдәге укучыларга яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү. Әлеге акция кысаларында балалар мәктәп портфеленнән һәм канцелярия товарларыннан торган комплектларны бушлай алачак.
Бүләкләр шәһәрнең һәр районында – «Мәскәү», «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында тапшырылачак. Чаралар 18-25 нче август көннәрендә үтә. Комплектларны сатып алу өчен акча ел саен хәйриячеләрнең ирекле иганәләре хисабына җыела.
Шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы искәрткәнчә, традицион рәвештә акцияне предприятие һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары спонсорлык итә.
«Казан – игелекле кешеләр шәһәре. Ел саен шәһәрлеләрнең актив катнашуы аркасында мохтаҗ гаиләләрдән күп санлы мәктәп укучыларының кирәкле ярдәм алуы безне шатландыра», – дип нәтиҗә ясады Ирек Ризванов.