Турнирда 24 футбол командасы катнашачак.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм «Добрыня» футбол командасы спортчылары арасындагы күрсәтмә матч ярышларның шәһәр этабын ачты. Аннары турнирның беренче матчы кадет интернат-мәктәбе һәм 93 нче гимназия командалары арасында узды, кадетлар 5:2 исәбе белән җиңделәр.
Шәһәр этабы барлыгы 24 команданы берләштерде. Ярышлар ике дивизионда уза –«Спорт» һәм «Ишегалды спорты». Алар өч яшь категориясенә бүленгән: 2007-2008, 2009-2010, 2011-2012 елларда туган балалар. Шулай итеп, «Ишегалды спорты» дивизионында өлкән яшь категориясендә финалга 1 нче татар гимназиясе, 152 нче һәм 179 нчы гимназияләр, 26 нчы һәм 186 нчы лицейлар, 2 нче лицей-интернат командалары, шулай ук «Авангард 125» һәм «Мирас 180» командалары чыкты.
Урта төркемдә җиңү өчен 21 нче, 33 нче һәм 93 нче гимназияләр, 11 нче һәм 182 нче лицейлар, 103 нче мәктәп, кадет интернат-мәктәбе, шулай ук «Энергетик» командасы көрәшәчәк.
Кече төркемнәрне 16 нчы, 96 нчы, 102 нче һәм 179 нчы гимназияләр, 181 нче һәм 184 нче мәктәпләр, шулай ук 26 нчы һәм 188 нче лицейлар командалары белән тәкъдим итәчәк.
Барлык уеннар да Казанның заманча стадионнарында – «Тасма», «Күн туп», «Хезмәт резервлары» һәм башкаларда узачак.
«Спорт» дивизионында ярышлар алданрак узды. Өлкән яшьтәгеләр категориясендә беренче урынны «Тасма» алды, урта яшьтәгеләр категориясендә – «Юнит», кечкенәләр арасында – «КАИ – Олимп» командасы.
Турнирның финал матчы 8 нче июньдә «Хезмәт резервлары» стадионында узачак. Биредә июнь уртасында Зәйдә узачак республика этабында шәһәр данын яклаячак җиңүчеләр билгеле булачак. Шулай ук призерлар һәм җиңүчеләр дипломнар, кубоклар, медальләр һәм «Рубин» футбол клубыннан махсус призлар алачак.
Футбол буенча үткәрелүче «Күн туп» турниры бөтен Россия буенча меңләгән егет һәм кызларны берләштерә. Әлеге ярышлар шәһәребезнең спорт тормышында күркәм традициягә әйләнде, әһәмиятле вакыйга булды. Быел турнирда безнең шәһәрдә 4 меңнән артык бала катнаша. Турнирның район этапларында җиңүчеләр төп трофей өчен көрәшәчәк, ә иң яхшылары республика этабында шәһәребез данын яклаячак», – дип билгеләп үтте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
Татарстан башкаласында ярышлар Физик культура һәм спорт комитеты, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Мәгариф идарәсе, Казан футбол федерациясе һәм шәһәр районнары администрацияләре ярдәмендә уза.
«Күн туп» бөтенроссия турниры – футбол буенча балалар-яшүсмерләр арасында уздырыла торган ярыш. Беренче турнир 1964 елда легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы буенча узган, ләкин аны бер яшь төркемендә генә үткәргәннәр. Бүгенге көндә ярышлар өч яшь төркемендә үткәрелә һәм Россиядә футбол буенча уздырылучы иң массакүләм ярышлардан санала.