ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда марафонда катнашучылар саны артуына ышаныч белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алсу Сафина). Бүген Татарстан башкаласында “Казан марафоны-2018” уза. Беренче булып Меңьеллык мәйданына 3 км дистанциягә йөгерүчеләр килде. Ирләр арасында Искәндәр Һадиев җиңде, икенче урынны Владимир Попов алды, өченче урында – Әлфис Ибраһимов. Хатын кызлар арасында Диана Гайнетдинова җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарда – Татьяна Егорова һәм Мария Хәсәншина. 3,5 мең казанлы белән стартка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Матч ТВ” федераль спорт каналының генераль продюсеры Тина Канделаки чыктылар.
Старта алдыннан казанлыларны республика башлыгы сәламләде. “Бүген бездә бәйрәм – Казан марафоны. Бергәләшеп, үзебез сайлаган дистанцияләрне йөгереп узарбыз, дип ышанам, - диде Татарстан Президенты. – Биредә җыелганыгыз өчен рәхмәт. Бүген 10 мең кеше җыелды – киләсе елга 30 мең кеше җыярга кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов ветераннар арасында чаңгы ярышлары һәм йөгерү буенча күпкатлы дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиевка Татарстанда физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медале тапшырды. “Мин барысына да зур көч һәм хезмәт белән ирештем. Йөгерү – барлык спорт чараларының башы. Начар йөгерәсең икән, син – начар спортчы, начар футболчы, начар хоккейчы. Шуңа күрә җиңел атлетика белән шөгыльләнегез, ул сезгә сәламәтлек, шатлык бирә”, - диде Әхмәт Сираҗиев.
Казанлыларны үзләрен яхшы формада тотарга “Матч ТВ” федераль спорт каналының генераль продюсеры Тина Канделаки да чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, Казан Россиянең спор башкаласы булды.
Аеруча ул марафонда катнашучыларга үрнәк күрсәткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде. “Күп кенә түрәләр чыгаралар да, “Мин сезнең белән”, - диләр, ә йөгерергә һәрберсе дә чыкмый. Ә Рөстәм Нургалиевич әйтеп кенә калмый, чыга да. Сезне 10 ел беләм, сез һәрвакыт спорт белән шөгыльләндегез һәм сәламәт тәндә сәламәт – акыл, дип әйтәсез”, - диде Тина Канделаки.
Искәртергә кирәк, марафонда җыелган акчаларның бер өлеше “Роналд Макдоналд йорты” түләүсез гаилә кунакханәсе үсешенә җибәреләчәк.
Катнашучылар саны һәр дистанциядә арткан. Кичә матбугат конференциясендә хәбәр ителгәнчә, 10 км дистанцияне 2700 кеше узарга планлаштыра. 21,1 км араны 2,5 меңгә якын кеше үтәчәк. 42,2 км марафон дистанциясенә 1700 кеше чыга.
21,1 км араны беренче тапкыр ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры йөгереп узарга тырышачак. “Һава торышы яхшы, - диде Владимир Леонов. – Тактика – финишка җитү. Җиңү мөһим түгел – катнашу мөһим – бу масстартларның төп закончалыгы. Күпчелек кеше стартка җиңәргә чыкмый, ә катнашырга, сәламәт тормыш рәвеше алып барганга чыга”.
Хәзерге вакытта 10 км дистанциянең нәтиҗәләре чыгарылды. Биредә Антон Тингаев җиңү яулады. Икенче урында – Сергей Емельянов, өченче урында – Григорий Андреев. Хатын-кызлар арасында беренче булып Ирина Дмитриева килде. Икенче урында – Ксения Костылева, өченче урында – Рамилә Шаһиева.
Билгеләп үтәргә кирәк, төрле дистанцияләргә йөгерүчеләр арасында – Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, җитәкченең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һ.б. Аерым узышта Россиянең паралимпия җыелма командасы катнаша.