В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
16 яшьтән өлкәнрәк һәркем теркәлә ала
Фото: парклар һәм скверлар дирекциясе
Катнашучыларның остазлары тәҗрибәле комиклар Матвей Ромашкин, Никита Никитин һәм Илнур Әсхәдуллин булачак. Алар иҗат юлларын яңа гына башлаучы юмористларга материал әзерләргә, ачык микрофоннарда чыгыш ясаганнан соң, аны камилләштерергә ярдәм итәчәк. Проект финалына иң көлкеле катнашучылар узачак, соңрак финалчылар үз иҗат җимешләрен шәһәр халкы белән уртаклашачак.
Беренче тапкыр концертларны ике мәйданчыкта – стендап-клубта һәм Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә уздыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел проектта катнашу өчен 50 дән артык кеше гариза биргән иде, аларның сигезе финалга үтте. Йомгаклау концертында комиклар юморист Никита Дубровский белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.