В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика рәисе объектларга документлар әзерләргә йөкләмә бирде
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов монастырь биналарының торышы белән танышты. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатып йөрде. ТР рәисенә хәзерге вакытта объектларны тикшерү эшләре алып барылуы турында сөйләделәр.
Никола Тульский храмы 1552 елдан соң Казанда беренчеләрдән булып төзелгән гыйбадәтханәләрдән санала. Бина күп тапкырлар янган, аны сүткәннәр, аннары яңадан торгызганнар. Совет чорында корылма үзгәртеп төзелә – гөмбәзе сүтелә, өстәмә кат барлыкка килә. 2005 елга кадәр анда элеккеге тәмәке фабрикасы цехлары урнашкан була. Хәзер гыйбадәтханә авария хәлендә – аңа һәм янәшәсендә урнашкан монастырь башлыгы корпусына проект-смета документларын эшләү өчен акча бүлеп бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов Казан монастыре ансамблендә 1832–1843 елларда барлыкка килгән хатын-кызлар корпусын да карады. Совет чорында бина шулай ук үзгәртеп төзелгән, 2005 елга кадәр ул тәмәке фабрикасының тулай торагы буларак файдаланылган.
1896 елда император Александр III истәлегенә ачылган чиркәү-приход мәктәбе бинасы да яңартуны таләп итә. 1900 елдан 1928 елга кадәр бинада алтынлап тегү остаханәсе эшли. Монастырь ябылгач, бинада төрле учреждениеләр урнаша (киностудия павильоны, тәмәке фабрикасы объектлары, педагогика институты биналары һ.б.).
«Документация кирәк. Объектларны торгызу өчен күпме акча таләп ителүен белү зарур. Аларны торгызу – Аллаһ ризалыгы эше», – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Рөстәм Миңнеханов белән Казан руханилар академиясен торгызу буенча планнарын уртаклашты.
Объектларны карауда ТР рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр иттеләр Татарстан рәисе матбугат хезмәтендә.