Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2020, 16:01

Татарстан башкаласында «Россиянең ел укытучысы» конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар

Төп номинациядә өченче урынны Казан педагогы Мария Панфилова алды.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Узган ял көннәрендә Казанда республиканың иң яхшы педагоглары исемнәрен - «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне - игълан иттеләр. Тантана В.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Конкурс йомгаклары буенча «Ел укытучысы» төп номинациясендә өченче урынны Казанның Яңа Савин районында урнашкан 91-нче номерлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Мария Панфилова алды. Быел Татарстанда «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында Мамадышның 1-нче номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Байкеева җиңүче булды.

«Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы-оештыручысы» номинациясендә Идел буе районының 16-нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе укытучысы Инсаф Газизов өченче урынны яулады.

Тантанада шулай ук иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы номинациясендә бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина бу конкурста беренче урынны алды.

«Ел тәрбиячесе» номинациясендә өч призлы урынны да Казан педагоглары алды. Беренче урынны Мәскәү районының 311-нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Юрий Шулятьев алды, ул Татарстанны киләсе ел башында конкурсның Пермьдә узачак бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк. Икенче урында - Совет районының 29-нчы номерлы прогимназиясе тәрбиячесе Елена Поморцева һәм өченче урында - Киров районының 81-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мәхмүтова.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү өчен, шулай ук перспективалы белем бирү тәҗрибәсен популярлаштыру һәм һөнәрнең уңай имиджын формалаштыру өчен үткәрелә.

Барлык яңалыклар