Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2019, 15:18

Татарстан башкаласында Казан офтальмология мәктәбенә багышланган музей ачылды

Анда танылган галимнәрнең фәнни хезмәтләре, табибларның беренче инструментлары, шулай ук операцияләрнең сирәк фотосурәтләре җыелган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Алинә Бережная). ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсендә (Бутлеров ур., 14) Казан офтальмология мәктәбенә багышланган музей ачылды. Анда танылган галимнәрнең фәнни хезмәтләре, табибларның беренче инструментлары, шулай ук операцияләрнең сирәк фотосурәтләре җыелган. Музей ачылышы Казанда офтальмология мәктәбенә нигез салучы профессор Емилиан Адамюкның 180 еллыгына багышланган. Музей экспонатларын беренчеләрдән булып шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бәяләде.

Казан офтальмология мәктәбенең барлыкка килүе

Казан офтальмология мәктәбенең бөтен үсеш тарихы яңа музейның сирәк очрый торган дистәләп экспонатларында тәкъдим ителә. Биредә пыяла астында күз инструментларының беренче җыелмасы, күренекле офтальмологларның күзлекләре, XX гасыр башындагы тонометрлар һәм башка бик күп әйберләр саклана. Экспонатлар күптөрле булуларына карамастан, Казан табиб-офтальмологларының фәнни хезмәтләрен хаклы рәвештә музейның «йөрәге» дип атарга була. Аерым алганда, галим, илнең танылган офтальмологы, 1870 елдан башлап эшләп килә торган Казан офтальмология мәктәбенә нигез салучы Емилиан Адамюкның эшләре зур урын алып тора.

«Казан император университетын тәмамлаганнан соң Адамюк ике елга чит илгә командировкага китә, шул чорда Германия, Швейцария, Австрия, Франциянең күз клиникалары тәҗрибәсен өйрәнә. Бу сәфәр Казандагы офтальмология үсешенә күп яктан йогынты ясады», - дип сөйләде журналистларга Республика медицина мәгълүмати-аналитика үзәге каршындагы тәрҗемәче Оксана Корнева.

Сәфәрдән кайткач, Е.Адамюк зур булмаган күз клиникасы оештыра, анда бөтен илдән йөзләгән авыру дәваланып чыга. Практик табиб буларак, ул фәнгә күп вакытын бүлеп бирә. Аның фәнни кызыксыну өлкәсенә глаукома, ерактан начар күрү һәм трахома кебек авырулар керә. Шулай итеп, Казанда Адамюкның 1922 елда Беренче Казан офтальмологы хөрмәтенә аталган беренче трахоматоз институты ачыла. Ул чордагы куркыныч чирләрнең берсен - трахкоманы - 1964 елда җиңә алганнар. Бу вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы институт исемен Республика офтальмология хастаханәсенә үзгәртү турында боерык чыгара. Документның төп нөсхәсе музей стендларының берсендә саклана.

Гаилә элемтәләре

Казан офтальмология мәктәбенең тарихы белән журналистлар гына түгел, ә күренекле офтальмолог Адамюкның туганнары да таныштылар – ата-бабасының туган ягына Австриядән Роланд һәм Барбара Клосс килде.

Аларның сүзләренә караганда, алар үзләренең тамырлары турында очраклы гына белгән. Үз гаиләсе тарихы белән танышырга аларга Мәскәүдән Владимир Чибисов ярдәм итте, аның әнисе Адамюкның ерак туганнарының берсен белгән. «Мин әнинең фатирында профессор таныклыгын, Адамюкның фәнни хезмәтләрен һәм бик күп китаплар таптым. Кызык булды, һәм мин атаклы табибның нәсел тарихын өйрәнә башладым. Шулай итеп, мин Роланд һәм Барбару Клосска чыктым, аларны социаль челтәрләрдә таптым», – дип аңлатты В.Чибисов.

«Без шок хәлендә булдык, чөнки туганыбыз турында берни дә белми идек, – дип сөйләде Роланд Клосс. – Бу тарих безне кызыксындырды, һәм мин тамырларымны өйрәнә башладым. Емилианның дүрт баласы була, бер кызы Австрия офицерына кияүгә чыга һәм Венага күчеп китә, шуңа күрә Адамюкның нәселе Австриядә дәвам итә. Мин шундый тамырлар булуым белән горурланам».

Хирургия буенча мастер-класс, пленар утырыш һәм тәҗрибә алмашу

Казан офтальмология мәктәбе бүгенге көнгә кадәр илдә алдынгыларның берсе булып кала, ә күренекле галим турындагы истәлекләр музейларда гына яңартылмый, конференцияләр дә үткәрелә. Бу көннәрдә Казанда Е.Адамюкка багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» дип аталган фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда бөтен илдән 1000-гә якын офтальмолог катнашты. Ике көн дәвамында алар фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, күз авыруларын дәвалауның һәм диагностикалауның яңа алымнары турында фикер алышып кына калмыйча, күрсәтмә операцияләр дә үткәрәчәкләр. Инде бүген үк Казан, Самара, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән 8 табиб ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 8 витреоретиналь операция һәм катарактаны бетерү операциясен үткәрделәр. Офтальмологлар эшен интернет аша бөтен илдән табиблар күзәтте. «Бу - тәҗрибә белән уртаклашу һәм башка белгечләрдән нәрсәгә дә булса өйрәнү өчен уникаль мөмкинлек. «Тере» хирургия форматы яшь табиблар өчен файдалы, чөнки яңа гына хезмәт юлын башлаучылар өчен практик кына түгел, ә теоретик белемнәрне дә таләп итә торган катлаулы очраклар була», – диде югары категорияле табиб-офтальмолог, КДМУ кафедра мөдире Александр Самойлов.

Медицина елдан-ел үсүгә карамастан, Казанда, табиблар фикеренчә, җиһазлар бөтен дөнья стандартларына туры килә, офтальмологиядә әлегә кадәр өйрәнелмәгән өлкәләр кала. «Күзнең югалган участокларын торгызу һәм күрү нервысының функцияләре технологик мөмкинлекләрдән читтә тора – бу проблемалар өстендә Россия офтальмологиясе эшли», - дип аңлатты Мәскәүдәге Академик С.Н.Федорова исемендәге «Күз микрохирургиясе» тармакара фәнни-техник коплексы» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең витреоретиналь хирургия бүлеге хирургы Павел Лыскин. Ул бүгенге көндә күз авырулары киң таралуын, аерым алганда, катаракта һәм хәтта шикәр диабеты аркасында килеп чыккан сукырлык булуын да билгеләде. «Әгәр диабет артыннан күзәтеп тормасак, ул сукыр калырга мөмкин, эндокринолог белән даими элемтәдә тору - беренче бурыч», - диде П.Лыскин.

Конференция иртәгә пленар утырыш белән тәмамланачак.

Барлык яңалыклар