Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2021, 15:14

Татарстан башкаласында «Газпром трансгаз Казан» кулланучыларына бердәм хезмәт күрсәтү үзәге ачылды

Мондый үзәкнең барлыкка килүе – цифрлы башкалага тагын бер адым, дип саный шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март, Алинә Бережная). Бүген Татарстан башкаласында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ кулланучыларына бердәм хезмәт күрсәтү үзәге ачылды. Биредә газ белән тәэмин итүгә бәйле хезмәтләрнең тулы исемлеге шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарындагы күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүче 70 меңнән артык абонентка күрсәтеләчәк. Рихард Зорге урамы, 31 адресы буенча урнашкан яңа үзәкне ачу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

«Без «Газпром трансгаз Казан»ны социаль-актив компания буларак беләбез. Шәһәр халкына игътибарыгыз өчен рәхмәт, чөнки бүгенге көннән алып 70 мең абонент уңайлы шартларда хезмәт алачак, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Ул кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәкләренең шәһәрнең башка районнарында да барлыкка килүенә ышаныч белдерде. «Бу үзәк – цифрлы башкалага тагын бер адым. Ышанам, бу әле юлның башы гына, һәм сез башка абонентлар да шундый ук шартларда хезмәт алсын өчен барысын да эшләячәксез», – диде шәһәр башлыгы.

Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге бинаның беренче катында 240 кв.м дан артык мәйданда урнашкан. Залда абонентларны кабул итү өчен 8 тәрәзә, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча шартнамәләр төзү һәм мәсьәләләрне хәл итү өчен аерым блок, заманча «Электрон чират» системалары, интерактив мәгълүмат стендлары, заманча банк терминаллары урнаштырылган.

Көнгә 250 абонентка кадәр хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Халыкка барлык хезмәтләр бердәм тәрәзә режимында күрсәтелә. Биредә шәһәр халкы газ белән тәэмин итүгә һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи, исәпләү приборлары күрсәтмәләрен бирә һәм газ өчен түләү квитанциясен ала, газ җиһазларын ремонтлауга, алмаштыруга һәм техник хезмәт күрсәтүгә гаризаа калдыра алачак.

«Бу үзәк – цифрлы башкалага тагын бер адым»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәү өчен, зал һаваның бактерицид рециркуляторы, контактсыз автомат санитайзерлар белән җиһазландырылган.

Төп залдан тыш, абонентлар өчен газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча белгечләр өчен бүлмәләр, архив һәм башкалар каралган.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ассызыклаганча, мондый үзәкне ачу нәкъ менә Татарстан башкаласында очраклы түгел. «Казан динамик рәвештә үсә, шәһәр – уңайлы мохит булдыру буенча лидер, һәм, әлбәттә, бу сезнең казанышыгыз, Илсур Рәисович. Без сезнең ярдәмегезне югары бәялибез, шуңа күрә шәһәр халкы өчен шундый яхшы шартлар тудырырга телибез дә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Усманов. Ул 1954 елның декабрь азагында булачак «Горки-Танкодром» комплекслы эксплуатацион газ хезмәте территориясендә, хәзер яңа үзәк урнашкан урында, Миңнебай газ эшкәртү заводыннан Казанга табигый газ бирүне һәм Татарстан башкаласын газлаштыруны башлап җибәрүче беренче факел кабызылуы турында сөйләде.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә республикада газлаштыру дәрәҗәсе 99% тәшкил итә. Табигый газ Татарстанның 43 районына җиткерелгән һәм 3000 торак пунктта яшәүче 1,5 млн нан артык абонентка җибәрелә. Ел саен газ кулланучылар саны арта. Әйтик, 2020 елда абонентлар саны 17 меңгә арткан.

Үзәккә беренче булып «Газпром трансгаз Казан» компаниясе ветераны Ләлә Шаһивәлиева килде, ул 30 елдан артык участок мастеры булып эшләгән.

Хезмәт күрсәтүнең бердәм пунктын ачу тантанасы газ тармагы хезмәткәрләренә муниципаль бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Шулай итеп, Казанның Мактау грамотасы белән «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең «Горки-Танкодром» комплекслы газ хезмәте башлыгы Александр Лукоянов бүләкләнде. Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән халыкка газ сату идарәсенең Казан территориаль участогы башлыгы Мәдинә Резенкова һәм халыкка газ сату идарәсенең Казан территориаль участогының «Горки» абонент пунктының электрон-исәпләү машинасы операторы Лилия Хәсәнова бүләкләнде.

Фоторепортаж
Татарстан башкаласында «Газпром трансгаз Казан» кулланучыларына бердәм хезмәт күрсәтү үзәге ачылды
Видеорепортаж
19.03.2021 14:10
«Газпром трансгаз Казан» бердәм хезмәт күрсәтү үзәге Р.Зорге урамы буенча ачылды
Барлык яңалыклар