Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2025, 16:54

Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Шахназаров хөрмәтенә мурал ачылды

Шәһәрнең мактаулы кешесен бер минут тынлык белән искә алдылар

Кичә Казанда Сталинград сугышында катнашкан Александр Шахназаров хөрмәтенә мурал ачтылар. Истәлекле граффитины Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән йортның диварына урнаштырганнар.

Толстой урамындагы 14/1 нче йорт диварында ветеран, шәһәрнең мактаулы кешесе Александр Шахназаровның яшь армияче белән янәшә буыннар һәм сакланучы хәтер билгесе итеп сурәтләнгән. Мурал «Юнармия» хәрәкәте оештырган «Граффити. Защитник» Бөтенроссия акциясе кысаларында эшләнгән.

Тантаналы ачылышта Александр Шахназаровның хатыны Людмила Шахназарова һәм улы Сергей Шахназаров катнашты, ул тантанада рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады. Чарада шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая һәм ТР Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте «Юнармия» төбәк бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин катнашты.

Тантана барышында катнашучылар ветеранны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм истәлекле фото ясадылар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан мэры Илсур Метшин ветеран Александр Шахназаровта кунакта булды. Шәһәр башлыгы сугышта катнашучыны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм шәхсән үзеннән котлау хатлары тапшырды һәм Җиңү парадына чакырды.
Барлык яңалыклар