Тарихи коллекциядә 130-дан артык рәсем исәпләнә.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Казанда беренче тапкыр стереофотографияләр күргәзмәсе узачак. Экспозициядә XIX-XXI гасыр шәһәре күренешләре белән оригиналь күләмле рәсемнәр һәм шул ук ракурслардан төшерелгән һәм күргәзмә өчен махсус иҗат ителгән заманча кадрлар тәкъдим ителәчәк. Тарихи коллекциядә 130-дан артык фотография исәпләнә.
Шулай ук «Стерео-Казань» күргәзмәсенә килүчеләр борынгы оптик приборларны күрә алачак, алар ярдәмендә әлеге рәсемнәрне йөз ел элек караганнар. Әйберләр арасында – АКШ, Германия, Франция һәм Бөекбритания стереоскоплары, СССР һәм башка илләрдән килгән соңгы аппаратлар, төрле конструкцияле стереоскопик фотоаппаратлар, алар 3D-фотосурәтләр булдыру ысуллары турында сөйләячәк. Барлыгы 40-тан артык прибор тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең үзенчәлеге – 100-гә якын заманча стереоскоп, алар ярдәмендә барлык фотосурәтләрне дә зур күләмдә күрергә мөмкин булачак. Күргәзмәне оптик приборларның йогынтысын күрсәтә торган видеороликлар тулыландырачак.
Проект Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган. Күргәзмәгә керү барлык килүчеләр өчен дә бушлай, моннан тыш, экскурсияләр һәм иҗади дәресләр оештырылачак. Күргәзмә 20-нче февральдән 4-нче апрельгә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәгендә эшләячәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.