В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар тугыз юнәлешнең берсен сайлый алачак.
Фото: Денис Гордийко
Мәктәп Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында урнашачак, дип хәбәр иттеләр вузның матбугат хезмәтендә. Спортчылар Ишкәкле спорт төрләре үзәге, «Зилант» боз сарае, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге һәм Су спорт төрләре сараенда шөгыльләнәчәкләр.
Мәктәптә тренировка процессына фәнни якын килү эше оештырылачак, дип билгеләп үтә аның директоры Наталья Алькаева. Балалар өчен спорт-сәламәтләндерү программасын төзү белән университетның әйдәүче белгечләре шөгыльләнде, ә медик-биологик тәэмин итү программасы балаларны карауны һәм спорт медицинасы буенча табиб консультациясен үз эченә ала. «Тренировка процессын шушы рәвешле оештыру яшь спортчы организмының функциональ торышын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Н.Алкаева. Медик-биологик тәэмин итү программасы 10 айга исәпләнгән һәм процедуралар комплексыннан тора. Бу яшь спортчының 4 яшьтән башлап барлык медицина белешмәләре теркәлгән сәламәтлек паспорты булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең медик-диагностика үзәгендә булды, аның базасында яшь спортчыларны генетик сайлап алу программасын башлап җибәрәчәкләр.