В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан спортчысы Степан Киселев марафон буенча абсолют җиңүче һәм Россия чемпионы булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Бүген Татарстан башкаласында Казан марафоны тәмамланды. Татарстан спортчысы Степан Киселев марафон буенча абсолют җиңүче һәм Россия чемпионы булды. 42,2 км дистанцияне ул 2 сәгать 12,56 минут эчендә узды.
Марафон һәм ил чемпионатының көмеш медальләрен Андрей Лейман (02:14:10) яулады, призерлар өчлеген Юрий Чечун (02:15:29) төгәлләде.
Хатын-кызлар арасында Казан марафоны җиңүчесе һәм марафон йөгереше буенча Россия чемпионы Якутиядән җиңел атлетика буенча ил җыелма командасы әгъзасы Сардан Трофимова булды (02:31:31). Икенче урынны Ирина Сергеева (02:31:58) алды. Алинә Прокопьева бронза медальгә ия булды (02:34:10).
Ярыммарафон дистанциясендә ир-атлар арасында 21,1 км дистанциядә казанлы Нияз Садыйков иң җитезе булып чыкты, аның нәтиҗәсе - 01:09:39. Екатеринбургтан Кирилл Недосеков көмеш медаль алды (01:09:45), Уфадан Вениамин Каныбеков бронза медальгә ия булды (01:10:47).
Ярыммарафон дистанциясен узучылар арасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да бар иде – 21,1 км араны ул 1 сәгать 33 минутта узды.
Ярыммарафон җиңүчесе Йошкар-Оладан Людмила Лебедева булды (01:12:43). Икенче урында - Чабаксардан Ксения Махнева (01:13:03), өченчедә – Ижаудан Елена Наговицына (01:15:49).
Бүген шулай ук 10 километрга йөгерү дә узды. Ир-атлар арасында беренче булып Казаннан Антон Тингаев килде (30:51). Беренче өчлеккә шулай ук Ижаудан Андрей Трофимов (31:47) һәм Самарадан Виктор Самойлов (31:59) керде. Хатын-кызлар арасында Санкт-Петербургтан Ульяна Аввакуменкова җиңү яулады (34:49). Икенче урында - Самарадан Юлия Васильева (35:13), өченчедә - Чабаксардан Галина Иванова (36:10).
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны кичә старт алды. Шимбә көнне 3 чакрымлык дистанциягә иң массакүләм йөгереш булды, анда 3 меңгә якын кеше катнашты, шулай ук балалар йөгереше үтте.