Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2019, 15:22

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасы кысаларында яңа юл төзелә башлады

Бүген эшләр барышын Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин тикшерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль, Ксения Швецова). Казанда Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участокта юл төзелеше башланды. 800 м озынлыктагы дүрт полосалы юл Зур Казан боҗрасы кысаларында төзелә. Бүген эшләр барышын шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы матбугат туры барышында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин тикшерде.

«Яңа юл шәһәрдәге транспорт хәлен яхшыртырга һәм бөкеләрдән арынырга ярдәм итәчәк»

Юл төзелеше «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла һәм Зур Казан боҗрасын булдыруның беренче этабына керә.

Беренче этапның проект-смета документларын «Татдорпроект» институты» акционерлык җәмгыяте әзерләгән. Проектның заказчысы - «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе, конкурс нәтиҗәләре буенча подрядчы оешма - «ТР күперләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Бүген төзелеш юл эшләре тулы куәтенә бара. Денис Калинкин Мидхәт Булатов урамыннан Ферма шоссесына кадәр юл участогы буйлап узды, подрядчылар һәм төзүчеләр белән аралашты һәм башкарылган беренче эшләр белән танышты.

«6-нчы июльдә без подрядчы белән контракт төзедек, шул ук көнне эшләр башланды, - дип сөйләде Башкарма комитет башлыгына «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенең төзелеш буенча директор урынбасары Руслан Мусин. - Бүгенге көндә грунт әзерләнә башлады. 24-25 мең кубометрга якын грунт чыгарылган, шул исәптән – төзелеш һәм көнкүреш калдыклары».

Беренче этап кысаларында төзелә торган дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә ике юл) беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Алар арасында ике трамвай юлы өчен 9,5 м киңлектәге бүленеш полосасы салыначак, ә тротуар киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак.

«Әлеге юл Идел буе районы территориясен ерак сәнәгать зонасы белән тоташтырачак. Бу шәһәрнең транспорт үтемлелеген арттырырга, Тула урамында гына түгел, якын-тирә урамнарда да су басу ситуацияләре проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин. - Юл ярдәмендә җирле халык үзәккә 10-15 минутта барып җитәчәк. Төзелешнең беренче этабы тәмамланганнан соң, без трамвай хәрәкәтен ача алачакбыз».

Ферма шоссесы өстендәге дүрт полосалы юл үткәргеч буенча узачак

Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыктагы һәм 4 транспорт хәрәкәте полосасы астында 36 м киңлектәге юл үткәргече төзеләчәк. Юлүткәргеч төзелеше хәрәкәт барышында терәк диварларны төзүне таләп итәчәк. Р.Мусин сүзләренә караганда, бу эшләр якын арада башланачак. «Якын көннәрдә без җир эшләрен дәвам итәргә һәм Ферма шоссесына чыгарга ниятлибез, - диде Р.Мусин. - Шушы көннәрдә скважиналар бораулау өчен җайланмаларны алып кайтабыз. Өч терәк дивар булачак юл үткәргечкә якын арада төзеләчәк һәм тагын бер аерым тора торганы була – сөзәк урыннарны саклап калу һәм грунт таралуына юл куймас өчен».

Эшләр комплексында шулай ук гамәлдәге инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору, яңгыр сулары канализациясе, яктырту челтәрләрен, трамвай линиясен һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементларын төзү каралган. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, инженерлык коммуникацияләрен – газүткәргеч, суүткәргеч, элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору башланган инде. Төзелеш эшләренә барлыгы 92 хезмәткәр һәм 57 берәмлек техника җәлеп ителгән.

«Халык яхшы трафик белән тыныч һәм куркынычсыз юл аркылы чыга алачак»

Юл үткәргечтән тыш, җәяүлеләр өчен җир асты юлы төзү планлаштырыла. Ул Борисково урамына якын урнашачак. «Юл кичүе эшләрен без быел ук башларга ниятлибез, - дип планнары белән уртаклашты Руслан Мусин. - Озынлыкка ул 109 метр, киңлеге – 4 метр һәм биеклеккә 2,3 метр тәшкил итәчәк. Бу - мөһим объект. Ул халыкның машиналар йөри торган өлешен тыныч һәм куркынычсыз итеп, яхшы трафик белән күчүе өчен кирәк».

Беренче этапны төзүгә региональ бюджеттан 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында 350 млн сум бүлеп бирелгән. Шундый ук суммага өстәмә федераль финанслау бүлеп бирелгән - «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Росавтодор белән Татарстан арасында килешү имзаланган. Дәүләт контрактлары буенча эшләрнең гомуми бәясе 2 млрд. 339 млн. сум тәшкил итә.

Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр участокта юл төзелешен тулысынча 2020 елның 30-нчы августына - ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итүгә тәмамлау планлаштырыла.

Икенче этап, Р.Мусин сүзләренчә, Тихорецк урамындагы юл участогы төзелешен үз эченә алачак. Хәзер проект алды эшләре алып барыла. Төзелешнең икенче этабы кысаларында Мидхәт Булатов урамыннан (Тула урамы буенча) Тихорецк урамына кадәр 2 км озынлыктагы юл «перемычка» төзеләчәк. Ул Җиңү проспекты белән Бакый Урманче урамын Тихорецк урамы аша Магистраль урамы белән тоташтырачак. Шулай итеп, Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын күлләрдән көнбатышка таба урнашкан шәһәрнең торак өлеше белән кыска юл тоташтырачак.

«Юл 1969 елда салынган иде. Җирле халык бу хакта белә, шуңа күрә аларның ачулары юк»

Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр урнашкан Зур Казан боҗрасының яңа участогында төзелеш зонасына шәхси торак йортлар һәм бакча участоклары – шәхси торак йортлар булган 17 җир кишәрлеге, төзелешле 57 бакча участогы һәм 2 сәүдә павильоны керә. Күчемсез милек милекчеләрдән базар бәясе буенча сатып алына, ул бәйсез экспертларның бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

«Күчемсез милеккә базар бәясе билгеләнә. Без поселоклардагы йортларның бәяләрен карадык - бу акчага бөтен җирдә күчемсез милек сатып алырга була. Шуңа күрә халыкның ачуы юк, барысы да диалогта хәл ителә, - дип шәрехләде Денис Калинкин. – Иң мөһиме – бу юл шәһәрнең Генпланына 1969 елда ук салынган иде. Ягъни кешеләр биредә «кызыл линия» булуын һәм кайчан да булса юл төзеләчәген белә иделәр. Бөтенесе дә моны бик яхшы аңлый иде».

Бүгенге көндә шәхси йортларның барлык хуҗалары күчемсез милек сатып алырга ризалашкан, ә күбесе яңа торакка күчкән инде. Алар арасында - Камалиевлар гаиләсе, анда ике кыз тәрбияләнә. Күптән түгел Камалиевлар Н.Ершов урамындагы яңа ике бүлмәле фатирга күчкәннәр. «Биредә йортыбыз бар иде, өч ел элек кенә без икенче кат төзедек, - дип сөйләде гаилә башлыгы Марат Камалиев. - Кызганыч булды, әмма юлның кирәклеген аңладык, бу котылгысыз. Без йорт сатып алганда, безне кисәттеләр, аның «кызыл линия»гә урнашканлыгын әйттеләр, әмма моның кайчан булачагы билгесез иде. Без тулай торакта яшәдек, күчәргә кирәк иде, һәм без тәвәккәлләдек. Менә шулай килеп чыкты инде, яңадан күчәргә туры килде».

М.Камалиев сүзләренә караганда, экспертлар бәяләмәсе белән гаилә шунда ук килешкән, бернинди бәхәсләр дә булмаган. «Безнең йортны базар бәясе буенча бәяләделәр. Башка очракта йортыбызны шундый бәядән саткан булсак, безне җиһазлар, техниканы калдырырга мәҗбүр итәрләр иде. Ә болай без барысын да чыгардык, - дип аңлата М.Камалиев. - Күршеләр арасында канәгатьсезләр бар иде, ләкин кешеләрнең күбесе ситуацияне аңлап кабул итте».

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы өзлексез хәрәкәт оештыру өчен шәһәр магистрале буларак 2010 елдан төзелә. 2013 елгы Универсиада алдыннан Ямашев проспекты һәм Җиңү проспекты буенча Зур Казан боҗрасы участогы реконструкцияләнде, Декабристлар һәм Лена, Әмирхан проспекты һәм Ямашев проспекты, Җиңү проспекты һәм Зорге урамнары киселешендәге чишелешләр төзелде.

Быел Казанда юл эшләренә барлыгы 6 млрд 300 млн сум бүлеп бирелгән, шуларның 2 млрд 350 млн сумы – «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында. Ишегалды территорияләрен ремонтлауга 1 млрд. сум юнәлдерелгән.

Фоторепортаж
Башкалада Зур Казан боҗрасы төзелеше кысаларында яңа юл төзелеше башланды
Видеорепортаж
18.07.2019 11:47
Денис Калинкин Зур Казан боҗрасы кысаларында юллар төзелешен карап кайтты
Барлык яңалыклар