В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта шәһәр хакимиятенә Татарстан митрополиясендә хәбәр иттеләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан 4-нче ноябрьдә тәре йөрешен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Без бу борчылуны уртаклашабыз һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәргә, социаль дистанцияне сакларга чакырабыз», - диде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 4-нче ноябрьдә Казан гыйбадәтханәләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узачак. Мәсәлән, Благовещенск соборында 8.30 сәгатьтә Изге литургияне митрополит Феофан җитәклиячәк. Гыйбадәтләр шулай ук Казан Богородицкий ир-атлар монастыренда, Петропавел соборында, Ярославль изгеләре храмында узачак.